Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гадәт-йолаларыбыз гомерле булсын

15 октябрьдә Тәтеш һәм авыл мәчетләрендә мөселманнар изге Корбан гаетен билгеләп үттеләр.

Бу көнне яше-карты мәчетләргә гает намазына җыелды. Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов аларның барсын да изге бәйрәм белән котлап: "Менә Корбан гаете бәйрәме дә җитте. Мөкатдәс гаетләребез мөбарәк булсын! Иң зур бәй­рәмнәребезнең беренчесе җомга булса, аннан кала икенчесе Корбан гаете. Корбан сүзе, Аллаһы Тәгаләгә якын булуны, ә Гает сүзе шатлык дигәнне аңлата. Без, барлык мөселманнар корбан чалып туганнарыбызны, мохтаҗларны, күршеләрне хөрмәтләргә, кунак итәргә тиеш. Сүбхәнәһү вә Тәгалә укыган намазларыбызны, догаларыбызны, җөмһүриятебездәге барча мәхәлләләр белән гает намазында булуыбызны, чалган­ корбаннарыбызны, биргән сәдака­ларыбызны, кылган изгелек­лә­ребезне кабуллардан кылса иде", - диде. Үтемле итеп вәгазьләр сөйләде, шуннан соң гает намазы укылды.

Район башлыгы урынбасары­ Илдар Фәткуллов гаеткә җые­лучыларны тәбрикләп, ил-көннәребезнең тыныч, тормышларыбызның җитеш булуын теләде.

Бу көнне Корбан чалулар башланып китте. Шәһәрдәге үзәк мәчеткә район башлыгы Валерий Чершинцев, тәтешлеләр Азат Шакиров, Альберт Гасимов, Наил Әхмәтҗанов, Азат Мингалиев һәм башкалар, барлыгы 12 кеше сарык китергән.
- Әлеге терлекләрне чалып, итләрен тигез өлешләргә бүләбез дә, милләтенә карамастан, ялгызларга, мохтаҗларга таратабыз. Ел саен картлар йортына илтергә тырышабыз. Бүгенге көндә мәҗлесләргә, өйләргә барып Корбан чалырга күп йөрибез. Хәтта өлгерешеп җитеп тә булмый. Иншалла, халкыбыз гадәт-йолаларыбызны әлегә кадәр сак­лап, аңа тартыла.

Бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәр көн мәчет­ләребездән ке­ше өзелмәсен, аның ишекләре ябылмасын. Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә хәерле имин­лекләр, тынычлыклар биреп, бала хәсрәтләреннән, сугыш афәтләреннән, ут-су газапларыннан сакласа иде. Һәммәбезгә дә исәнлек-саулыкта, гаилә татулыгында, иман байлыгында яшәргә язсын, - диде Инсаф хәзрәт, үзенең бәйрәм теләкләрен белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X