Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Галиҗәнап икмәк

Июльнең соңгы көнендә район игенчеләре 10647 гектарда бөртекле культуралар суктырдылар, 18738 тонна икмәк җыеп алдылар.

Югары пробалы алтын

- Кичә төнге сәгать 11дә Пролей-Каша бригадасында көзге бодайны җыеп алу тәмамланды, - дип уртаклашты шатлыгы белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Марат Фазлыев. - 30ар центнер белән барлыгы 182 гектарның уңышын җыеп алдык. Хәзер, югалтуларны булдырмау өчен, арпа суктырабыз.

"Нива" ҖЧҖның Пролей-Каша ындыр табагында, әңгәмәбез шунда булды, кеше күп иде. Хатын-кызлар транспортерга бөртек салып торалар, алар үз хезмәтләренең дә, үстерелгән икмәкнең дә бәһасен яхшы беләләр. Алар кулы аша инде мең тоннадан артык ашлык узган.

Ындыр табагы өч сменада эшли, өченчесе төнге сәгать бердә тә­мам­лана. Техникум һәм бүлекчә җи­тәкчеләре аларны игътибардан читләтми. "Ышанычлы кеше, - ди ындыр табагы мөдире Елена Прокопьева хакында бүлекчә управляющие Анатолий Сумбаев, - Елена Алексеевна биредә өченче сезон эшли, үз эшен бө­тен нечкәлекләренә кадәр белә һәм төгәл башкара. Урактан соң терлекчелеккә күчә, аңа ферма коллективы белән җитәкчелек итү йөкләнгән".

Ындыр табагында барсы да тырышып эшлиләр. - Кемне дә булса аерып әйтүе читен, - ди Елена, - даими эшләүчеләрдән Марина Курмышкина, Валентина Остроглазова, Валентина Сизова, Людмила Сизова, Ирина Головановаларны билгеләп үтәргә мөмкин. Техникум студентлары - Владимир һәм Василий Гнусарьковлар, Виталий Лупашко һәм башкалар да рәхмәткә лаек. Игенчеләргә ярдәмгә авыл яшьләре дә килделәр.

Урып-җыю шатлыгыннан да зур сөенеч юктыр, мөгаен. Менә ул югары пробалы алтын - туган кырларыбызда үскән икмәк, - диде, алтындай бөртекләр ташкынына карап, Марат Фазлыев.

Дәрәҗәне төшермәскә

Хуҗалык җитәкчесе Виктор Абрамов, барлык рифларны һәм сай урыннарны белгән тәҗрибәле капитан кебек, һәр басуны белә.
- Менә бүген ашыгыч рәвештә 150 гектарлы арпаны җыеп алырга кирәк, - ди ул. - Шуннан соң - борчак. Көзге культуралар тәмам. Бөртеклеләрнең 38 процентын җыеп алдык.

- Уңыш сөендерәме?

- Елына күрә, әйтергә кирәк, начар түгел. Арышның уртача уңышы - гектардан 29,7 центнер, көзге бодай - 21,7, арпадан 29ар чыга.Бу көнне 5 комбайн эшләгән арпа кырында без урак киеренкелеген тойдык.

Кырга чыгар алдыннан булып уз­ган комбайннар парадын искә төшердек, шунда барлык комбайн­чылар - Михаил Абмаев, Владимир Левштанов, Николай Кириллов, Анатолий Михеев һәм Николай Мешков (ул хуҗалыкның баш инженеры да) зур ышаныч белән техника сынатмас дигәннәр иде. Хәзер без алар өчен сөендек. Табигать биргән аяз көннәрне алар минутына кадәр файдаланалар.

Тулган бункерлардан бөртек машина әрҗәләренә бушатылды, ә комбайннар урынын, вакытны әрәм итмичә, Анатолий Лаврентьевның пресслы тракторы алды һәм үз артыннан салам төргәкләре калдырып эшли башлады.

"Акрос" капитаны Николай Мешков (рәсемдә): "Техника сынатмый, кешеләр ышанычлы", - дип раслады. Ул, баш инженер буларак, комбайн паркы эше өчен җаваплылыкны тоя һәм башкаларга үрнәк күрсәтә. 31 июль иртәсенә Николай суктырган бөртек 500 центнердан артык тәшкил иткән, ә бу - район хезмәт көндәшлеге шартлары буенча призлы урын. Удар хезмәт көнендә Килдеш комбайнчылары 146 тонна бөртек суктырдылар.

Механизаторлар Юрий Зубов, Виктор Борисов, Владимир Калашников туңга сөрүдә бөтен яктылык көнен файдаланалар. Алар исәбендә - 170 гектар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев