Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү юллары буйлап

Уку алдынгылары, төрле олимпиада һәм конкурс җиңүчеләре, район һәм республика чараларында актив катнашучылар - йөз укучы - сәләтле балалар өчен яңа ел балында катнаштылар.

Бездә барлык балалар да сәләтле, әмма район мәдәният йортына 2012 елның иң яхшылары дип танылучылар җыелдылар, алар мөмкинлекләре өстенә бер яки берничә өлкәдә: акыл, иҗади фикер йөртүдә, оештыру, сәнгатьтә югары нәти­җәләргә ирешүләрен күрсәттеләр.
"Яшь тәтешлеләр - бу Тәтеш районы һәм Тәтеш шәһәренең киләчәге, сез уңайлы шартларда укысын өчен шәһәр хакимияте барысын да эшләячәк, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Валерий Чершинцев. - Безнең мәктәпләр иң яхшылары, балаларыбыз иң беренчеләр булырга тиеш. Сез - Тәтеш районының горурлыгы. Сез - куелган максатларга ирешүче, ышанычлы адымнар белән алга баручы балалар. Сезгә киләчәктә дә яңа җиңүләргә ирешүегезне телим!"

Чарада "Сәләтле балалар" дип исемләнгән республика комплекс программасына нәтиҗәләр ясалды, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Яңа ел традициясе буенча барсы да бүләкләр алды, тагын - яхшы кәеф, күңелле сәхнә чыгышлары, залның көчле алкышлавына ия булдылар.

Тәтештәге 1нче һәм 2нче, Олы Тархан, Урюм, Алабирде урта мәктәпләре, кадет мәктәп-интернаты, районның балаларга өстәмә белем бирү үзәге коллективлары һәм укытучылары, яшь талантларның ата-аналары район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Алар барсы да кечкенә йолдызчыклар кабынсын өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар.

Һәр балада үзенә бертөрле сәләт була, аны бары тик үстерергә, уңыш­ларыңны көн саен чыныктырырга гына кирәк. Талантлы балаларның саны елдан-ел арта бара. Димәк, киләчәк ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X