Җиңүгә өметләнеп
Тәтеш районының "Татарстан" игенчеләренең кәефләре күтәренке.
Комбайннар барсы да кырда, агрофирманың барлык тармакларының эше үстерелгәнне урып-җыюга юнәлтелгән. Хуҗалыкның баш агрономы Әүхәт Ярма комбайннар, механизаторлар эшләгәндә басудан китеп тормый. Үлчәүләрдә - бухгалтерлар Әлфия Садыйкова һәм Гөлүсәр Куркина, чөнки хуҗалыкның бөтен икътисады һәм киләчәктәге җитешлеге бүген кырларда хәл ителә. Пенсионерлар да читтә калмаганнар. Алар - контролерлар да, киңәшчеләр дә, ярдәмчеләр дә. Хәбир абый Койрыков һәм Әхмәт абый Мохтаров - ындыр табагы каравылчылары. Ә Җәүдәт абый Ильясов - ашлык складлары мөдире. Уракта катнашучылар кыйммәтле вакытны югалтмас өчен, төшке һәм кичке ашларны кырда ашыйлар.
- Комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре, - дип сөйләп китте баш агроном, - инде бишенче ел бергә эшлиләр, шуңа да бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, "Иң яхшы экипаж" исемен алу өчен бер үк дәрәҗәдә тырышалар. Хуҗалыкта кичәге көнгә 1000 гектар яки 60 проценттан артык ашлык җыелган. Дүрт экипаж арасында Харис Сәгыйтов ярдәмчесе Илнур Галиуллов белән алда бара, алар 618 тонна суктырганнар, икенче урында - ярдәмчесе Дамир Насыйров белән Рәшит Госманов (593 тонна). Кырдан ашлык ташучы шоферлар Марат Шиһапов белән Рәдиф Муллин бер минутка да тоткарланмыйлар. Саламы җыелган басулар тәртипкә китерелә: 200 гектарда сөрелгән, көзге культуралар өчен 250 гектар әзерләнгән.
саннар һәм фактлар:
Районда бөртеклеләр 24260 гектарда (59,3 процент) урылган.
23306 гектарда (57 процент) суктырылган.
Барлыгы 41018 тонна җыеп алынган, элеваторларга 15 мең тонна иген озатылган.
Алда баралар:
"Нур" - 75 процент (715 гектар),
"Авангард" - 73 процент (1098),
"Маяк" - 70 процент (670),
"Колос" - 68 процент (1629),
"Парадиз" - 65 процент (1941).
Урак алдынгылары (13 августка мәгълүматлар )
Беренче баганада - комбайнчыларның фамилиясе һәм исеме, икенчедә - хуҗалык, өченчедә - комбайн маркасы, дүртенчедә - суктырылган (тонналарда).
"Лексион", "Мега Класс" һәм Нью Холланд
Ивлев Николай Александрович "Содружество" ҖЧҖ Нью-Холланд 1201
Алешин Николай Александрович "Содружество" ҖЧҖ Нью-Холланд 1105
Маврин Евгений Васильевич "Содружество" ҖЧҖ Нью-Холланд 1092
Куприянов Геннадий Анатолиевич "Сафиуллов" КФХ Тукано 927
Ещиганов Александр Васильевич "Нива"ҖЧҖ Лексион-560 923
Дон-1500, Акрос
Филатов Сергей Геннадьевич "Содружество" ҖЧҖ Акрос 1040
Авдеев Николай Александрович "Содружество" ҖЧҖ Акрос 1002
Мерзлов Вячеслав Владимирович "Содружество" ҖЧҖ Акрос 900
Мешков Николай Александрович "Авангард" ҖЧҖ Акрос 851
Сәгыйтов Харис Әнәс улы "Татарстан" Дон-1500 618
агрофирмасы" ҖЧҖ
СК-5 Нива, Енисей
Левштанов Владимир Александрович "Авангард" ҖЧҖ Енисей-1200 443
Михеев Анатолий Терентьевич "Авангард" ҖЧҖ СК-5 "Нива" 396
Абмаев Михаил Васильевич "Авангард" ҖЧҖ СК-5 "Нива" 394
Кириллов Николай Васильевич "Авангард" ҖЧҖ СК-5 "Нива" 391
Хисаметдинов Сирин Дамир улы "Новый путь" а/ф ҖЧҖ СК-5 "Нива" 390
Район хуҗалыклары "Рацин" ДУБ һәм "Татагролизинг" ААҖ алдындагы икмәк җитештерү
йөкләмәләрен 70,6 процентка үтәделәр, бу ТР районнарының беренче бишлегендә
булырга мөмкинлек бирә. Алда бик мөһим мәсьәлә тора - региональ фондка ашлык тапшыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев