Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гәҗит бүләк ит!

2017 елның I ярты еллыгына язылу кампаниясенең кызган чагы.

Кәгазь гәҗитләр юкка чыга дигән хыяллар тормышка ашмас кебек. Интернет никадәр киң колач алмасын, кешеләр барыбер гәҗиттән аерылырга ашыкмыйлар. Чөнки ул җанга җылы һәм якын, бигрәк тә район басмасы булса. Яңалыкларны көтеп алу, хат ташучылар белән очрашып-күрешү һәм таныш кешеләр турындагы язмаларны уку һәрчак күңелләрне күтәрә.
Нәкъ менә шуңа да абунәчеләребезнең күбесе - алар бай стажлы укучыларыбыз һәм район гәҗитен яздыру гадәте өлкәннәрдән кече буыннарга күчә бара.
- Район гәҗитен 30 елдан артык алдырам, аны Интернет белән чагыштырып булмый, анда хәбәрченең җанлы сүзе сизелеп тора һәм ул кызыклы да, эчтәлек­ле дә, - ди тәтешле Ирфан Халитов. - "Тәтеш таңнары" миңа район тормышы белән яшәргә ярдәм итә, мин көнемне шул хәбәрләрдән башка күз алдына да китерә алмыйм. 2017 елның I ярты еллыгына инде күптән язылып куйдым.
Редакция коллективына мондый фикерләрне ишетүе күңелле һәм без хат ташучылар белән берлектә тираж, һәр укучыбыз өчен көрәшәбез. Гәҗиткә игътибарны җәлеп итү өчен, ташламалы язылу ункөнлекләре, төрле акцияләр үткәрәбез. "ТАТМЕДИА" генераль директорының "Әти-әниеңне яздыр#Якыныңны яздыр" акциясе дә җайлашып китте. Республикада яшәүче меңләгән кеше, агымдагы елның I ярты еллыгына язылып, республика һәм район басмаларын яратуларын белдерделәр. Тәтештә бу акцияне беренче булып район башлыгы Рәмис Сафиуллов хуплады. Һәм шуның кысаларында 2017 елның I ярты еллыгына ул 2 данә "Татарстан" журналы һәм 10 данә район гәҗите яздырды. Аларны картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр, Жуково һәм Кызыл Тархан башлангыч мәктәп­ләрендә, шулай ук шәһәрнең барлык җиде балалар бакчасында укыячаклар.
Безнең белән аралашып, Рәмис Хатыйп улы район мәгълүматларының халык өчен мөһимлеген билгеләп, подписканы оештыруда үзенең ярдәмен вәгъ­дә итте.
Бу көнне безнең акциядә район башлыгы урынбасары Евгений Курков та катнашты һәм район гәҗитенең кызыклы булуын, эше күплегенә дә карамастан, аның һәр санын укырга вакыт табуын билгеләп үтте. Акциядә катнашып, ул хатынының анасына, минем ул бик әйбәт дип, яздырды, тагын - Урюм балалар бакчасына.
Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев кабинетына керүебез дә нәтиҗәле булды. Аркадий Борисович иҗтимагый оешмаларга - инвалидлар һәм сукырлар җәмгыятенә, ә Андрей Тегулев әнисенә гәҗит яздыр­ды. Шулай итеп, укучыларыбыз 15кә артты.
Акция "Тәтеш таңнары"на ("Авангард"ка) язылу тәмамланганчы дәвам итәчәк. Һәм һәркем шундый игелек эшли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев