Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гомумреспублика “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” фотоконкурсына старт бирелде

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрдә #нашареспублика хэштегы астындагы хезмәт ветераннары фотосурәтләре урнаштырылган идеясен хуплап, ТРның "Командалар 2013" хәрәкәте һәм "Кадрлар резервы" вәкилләре республика иҗтимагый фотоконкурсы оештыру инициативасы белән чыктылар. "Яшь гвардия", "Бердәм Россия" район оешмалары да конкурста актив катнашырга карар иттеләр.

Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Фотолар хезмәт, гаилә, республика, дуслык темасын чагылдырырга тиеш.

Төп номинацияләр: "Иң күп "лайк" һәм "ретвит" җыйган фотосурәт", "Иң үзенчәлекле фотосурәт", "Иң кызыклы шәрехләмә". Моннан тыш, конкурска #нашареспублика хэштегы белән иң күп фотосурәт җибәргән кеше дә җиңүче дип табылачак.

Фотоларны, шулай ук #нашареспублика хэштегы белән урнаштырылган фотолар җыелмасы адресын, август ахырына кадәр fototatarstan@mail.ru электрон почтасына җибәрүегезне сорыйбыз.

Бәйгегә 6-10 сентябрьдә йомгак ясалачак. Һәр номинация өчен призлы урыннарга кыйммәтле бүләкләр һәм мактау дипломнары тапшырылачак. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев