Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гражданнар мөрәҗәгате – ышаныч дәрәҗәсе

Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков эш визиты белән безнең районда булды.

Илдус Сәет улы Апас районыннан килүгә, анда да халык белән очрашкан, кичекмәстән тәтешлеләрне кабул итә башлады. Сигез кешенең һәркайсы үз проблемасы белән килгән. Күзәтчелек ведомствосы башлыгы аларны игътибар белән тыңлап, хокукый аңлатмалар биргән. Бишесеннән язмача гаризалар алган. Шуннан соң район башлыгы Валерий Чершинцев, район прокуроры Илдар Гайнуллин, суд һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә Тәтеш районындагы оператив хәлләргә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелгән. Илдус Нафиков (рәсемдә уртада) район җитәкчелегенең халык белән бердәм элемтәсенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Без Илдус Сәет улы белән әңгәмәбезне кабул итүгә килүчеләр санының (Апаста, мәсәлән, очрашуга бары бер кеше килгән) нәрсә аңлатуы турындагы сорау­дан башладык.

- Халкы 24 меңнән артык булган район өчен бу күп түгел. Кешеләрнең очрашуларга килүләре әйбәт, димәк, күзәтчелек органнарына күбрәк ышана башлаганнар. Сораулар да үзенчәлек­ле - алар башкача яңгырыйлар, сыйфаты да үзгә - ачуы чыккан беркемне дә күрмәдем. Җидесенең прокуратурага тәүге тапкыр мөрәҗәгать итүе. Гражданлык активлыгы күрсәткәннәр, сорау бар икән - килергә, сөй­ләшергә кирәк.
Проблемаларыңны әйтү мөмкинлеге һәм сине ишетүләре - бу мөһим.

- Килүегезнең максаты?

- Беренчедән - халыкны кабул итү, шуннан соң - нинди проблемалар булуын, нәрсәләр өстендә эшләүләрен белү өчен сезнең район прокуратурасы коллективы белән сөйләшү, һәм хокук сак­лау органнары, аларның үзара хезмәттәшлеге хакында белү өчен.

- Прокуратура эшчәнлегенең төп юнәлешләре?

- Эшчәнлегебезнең асылы шуннан гыйбарәт, без респуб­ликабыз халкы өчен эшлибез. Прокуратура кешеләрнең законлы мәнфәгатьләре, хокуклары һәм ирекләре сагында тора. Бу уңайдан Тәтеш районы мисал булып тора, анда руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар һәм башка халыклар бердәм, дус гаилә булып яшиләр. Өстенлек­ле юнәлешләрнең тагын берсе - эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын яклау, коррупциягә каршы законнарның, шулай ук финанс законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү. Гражданнарның хезмәт хокукларын саклау һәм башка мәсьәләләр һәрвакыт контрольдә. Бурычлар шактый.

- Прокуратура хезмәткәрләренә җитди эшләр йөкләнә - тулы көчкә һәм фидакарьләрчә эшләүне таләп итүче күзәтчелеккә алынган шактый мәсьәләләр, шуңа бәйле рәвештә кадрларга кытлык күзәтелмиме?

- Теләсә нинди оешмадагы, предприятиедәге кебек кадрлар җитешми, әмма бездә эшләүчеләр барсына да өлгерәләр, ә инде эшләрнең күп булуы - бу нормаль.

- Шәһәребез турында нәрсә әйтер идегез?

- Тәтеш белән беренче танышуым әле дә истә, 7нче сыйныфта укыганда "Метеор" белән экскурсия­гә килгән идек. Бормаланып тау башына кадәр сузылып киткән текә баскыч, табигатенең матурлыгы һәм үзенчәлекле архитектурасы булган шәһәр онытылмас тәэсирләр калдырган иде. Ә һавасы нинди саф - сулавы да җиңел. Тәтеш­леләргә сәламәтлек, күңел көрлеге, иминлек телим. Барлык теләкләр дә тормышка ашсын өчен кәефләрнең күтәренке булуы кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X