Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хат ташучы сумкасында ни бар?

Яшәр өчен кешегә рухи азык та кирәк.

Хат ташучылар җиңел булмаган, әмма әһәмиятле эш башкаралар. Бүгенгесе көндә күпләргә таныш "Сөйгәнемнән җылы хатлар кем алып килә?" дигән шигъри юллар бик үк көнүзәк саналмый. Шулай да аларның йөргән юллары саллы гына кала бирә.
Почтовиклар безнең белән кызык­лы статистиканы уртаклашты­лар. Кайбер хат ташучылар көнгә 25 ки­ло­метр­га кадәр юл узалар икән (!).­­ Аларның сумкалары 7-8 килога ка­дәр "ябыккан" (!). Кешеләр хатны аз язалар, ерак туганнар почта конверты белән үзләрен сирәк белгертәләр микәнни. Шуңа да карамастан, мисалга, март аенда районга 4268 хат, посылка һәм бандероль килгән. Наталья Пронина, Гүзәл Газизуллина бер айда оешмалар һәм предприятиеләр өчен 200гә якын, Наталья Хисамова 250гә кадәр заказлы хат тараткан. Гәзит сизелерлек кимеде (айга 79 меңгә якын).
Тәтешлеләрнең почта тартмаларына кызыксынучанлыгын күбрәк "Авангард" һәм "Тәтеш таңнары" (40500) җәлеп итә, шулай да, объектив сәбәпләр аркасында, без дә үз укучыларыбыз­ны югалтабыз.
Бернигә дә карамастан, хат ташучы һөнәре элеккечә үк күңелле хәбәрләр килү белән бәйле. Кешеләр алардан яраткан гәзитләрен, яки котлау открыткалары булсынмы, көтәләр. Бу бигрәк тә авылларда нык сизелә, чөнки өлкәннәр хат ташучыны яхшы әңгәмәдәш итеп тә күрәләр. Тормыш-көнкүреш хакында тагын кем белән уртаклашырга?! Ә ялгыз яшәүчеләр аны көтеп алу өчен вакытлы матбугатка язылалар да. Хат ташучылар Наталья Пронина (Тәтеш), Лиза Михайлова (Бакырчы) үзләренең яраткан эшләренә 21 ел гомерләрен багышлаганнар, Валентина Кильганованың (Урюм) хезмәт стажы 28 ел. Безнең коллектив та укучыларның күңелен күрергә тырыша.
"Район гәзитеннән башка тормы­шымны күз алдына да китерә алмыйм. Аңарда барсы да бар - туганнан алып үлгәнгә кадәр, ә иң мөһиме - Тәтеш һәм тәтешлеләр хакында. Бер җөмләсен дә төшереп калдырмый, өтеренә кадәр укыйм һәм шуңа күрә, барсын да белеп торам, пенсия­дә утырган кебек тә түгел", - дип яза редакциягә Мәдинә Абдуллина.
"Һәр санны рәхәтләнеп укыйм, башта беренче һәм дүртенче битләрне, аннары - башкаларын. Гәзит бик әйбәт, афәрин!" - дип уртаклаша Наталья Башина.
Район гәзитен 12сеннән 22 майга кадәр 550 сум 92 тиенгә яздырырга мөмкин.
Ветераннар, тыл эшчәннәре, өлкән буын кешеләренең оныкларына мөрәҗәгать итәбез: яраткан әбиләрегезне һәм бабаларыгызны сөендерәсегез килсә - "Тәтеш таңнары"н яздырыгыз. Бу алар өчен бик кирәкле һәм күңелгә хуш килерлек бүләк булачак.
Ә шәһәрдәге предприятие һәм оешма хезмәт коллективлары өчен альтернатив подписка турындагы тәкъдимебез үз көчендә кала. Әгәр сез "Авангард" һәм "Тәтеш таңнары"н эш урыныгызга китерергә риза икән (теләүчеләр 8-10 кеше җыелса), ул чакта подписка сезгә 450 сумга төшәчәк. Аны бары тик редакциядә генә рәсмиләштерергә мөмкин.
Журналистлар авыл интеллигенция­сенә мөрәҗәгать итә: салаларның киләчәге нинди булачагы күп яктан сездән тора. Күршеләр ничек яши, балалар, картлар өчен районда нәрсәләр эшләнә, яшьләр ниләр белән мавыга, кемнең мәктәбе, авыл хуҗалыгы предприятиесе уңышка ирешкән - әлеге барлык сорауларга җавапны безнең гәзиттән таба аласыз. Ә мәгъ­лүматка ия булучылар, билгеле булганча, барсына да ия. Шундый байлыктан баш тартмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X