Чикләрсез балачак
Тәтештә 1 июньдә зур бәйрәм булып узды.
Балаларга өстәмә белем бирү үзәге һәм педкөллият каршындагы мәйданга иртәдән үк балалар, олылар, нәниләре белән ата-аналар җыелдылар. Барсын да клоуннар каршылады, һава шарлары бик күп иде.
Бәйрәмдә катнашучы бер генә бала да яраткан әкият геройлары белән фотога төшү, әкият почмагында булу, батутта сикерү, төрле спорт бәйгеләрендә катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагандыр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең җыр-биюләре, танылган җырчылар һәм ансамбльләрнең чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.
Теләкләре булганнар микрофон янына килеп үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар яки җырладылар, көллият студентлары исә аларга татлы призлар бүләк иттеләр. Ә янәшәдә генә нәниләр асфальтка төсле акбурлар белән "Балачак бәйрәмен" ясадылар. Хәтта яшь ярымлык Диләрә Рәхимовада арбасында гына утырып тора алмады, ул да башкалар кебек кулына акбур алды.
Спорт мәйданчыгы да шау-гөр килеп торды. Ирекле көрәш ярышлары узды, анда Татарстан Республикасының ирекле көрәш Федерациясе вәкилләре судьялык иттеләр. Шашкачылар һәм шахматчылар да көч сынаштылар. Балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылып, анда укытучылар Галина Глотова һәм Татьяна Демина үз куллары белән сувенирлар ясап карарга теләүчеләргә мастер-класс күрсәттеләр.
Оештыручылар бәйрәмне истә калырлык, матур тамашалар һәм сюрпризлар белән балаларны, ата-аналарны да сокландырырлык итәргә тырышканнар. Шулай ук мәдәни күңел ачу үзәгендә балалар өчен бушлай мультфильмнар күрсәтү, музейда Ачык ишекләр көне оештырылган иде.
Бу көнне ярдәмгә һәм яклауга мохтаҗ балалар хакында да онытмаганнар. Мөмкинлекләре чикләнгән, ятим һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен халыкка социаль ярдәм үзәгенең "Тәтеш балкышы" хезмәткәрләре хәйрия ярдәме оештырганнар. Балаларны яклау көне - ул һәр сабыйның балачагы якланырга тиешлеген искәртә. Безнең аларга әйткән һәр җылы сүзебез, ихлас елмаюыбыз, катнашуыбыз аларда тормышка ышаныч уята, аз гына булса да бәхетле итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев