Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗабикә товарын тезде...

Район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм авыл җирлекләре шәһәрлеләргә үз продукцияләрен алып килделәр.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда сәүдә рәтләре тезелеп киткән. Халыкның күпчелеге ит сатучылар янында күзәтелә. Алабирделе Фирдус Җәләлиевнең матур итеп туралган ит кисәкләре бик тиз сатылып бетте. Дмитрий Майоровның дуңгыз итенә дә сорау зур булды. Шәһәрлеләр сөт рәтләре яныннан да узып китмәделәр. "Сөт" кибетендә берничә дистә ел сатучы булып эшләгән Вера Торгашова да бидонын тутырып сөт алды. Ни өчен "Л. Ф. Фәйзуллин" КФХ өстәле янында тукталдыгыз дигән сорауга, ул болай диде: "Санитария-гигие­на нормалары үтәлә, төсе дә табигый, җылы, димәк, иртәнге сөт". Олы Тарханнан "М. С. Ибәтов" КФХның уңайлы тартмаларга тутырылган продукцияләрен сатып алучылар инде күптән яратып өлгерделәр.
Гадәттәгечә шәһәрлеләр кышка дип күпләп бәрәңге, кишер, кәбестә сатып алдылар. Килосы 10 сумнан икенче икмәкне дә җитәрлек алып килгәннәр. "Көз патшасы" ап-ак кәбес­тәләрне "Нур" агрофирмасы килосын 12 сумнан куйган. "Иртәгә турыйбыз да, организмны кышка җитәрлек күләмдә С витамины белән тәэмин итәчәкбез, бер дә авыр­маячакбыз", - диделәр ир-атлар.
"Парадиз" ҖЧҖ да чәчү­лек суганның килосын 11 сумнан сатты. "Мин аны яшел кыяк өчен гөл чүлмәкләренә утыртам", - диде Людмила Валиева. Ә менә Сергей Вакатов ярминкәгә башлы суган алырга килгән, әмма тап­маган. "Ярар, булмаса, аның каравы рәхәтләнеп артистлар җырлаганны тыңладым, элек демонстрациягә чыккан вакытларны искә алдым", - диде ул, үткәннәрне сагынып.
Шәхси хуҗалыкларында көр мал үстерергә яратучылар бодай, арпа, солы бәяләре белән кызыксындылар. Хәер, фураж өчен бөртек тә җитәрлек китерелгән иде, тик соңгарып чыкканнар гына борчак алырга өлгерми калдылар. Урюм фермеры Сергей Казаков 40 капчык бодай, арпа алып килгән һәм, арзан бәядән, беренчеләрдән булып сатып та бетерде.
Куяннар яныннан балаларны аерып ала алмадылар. Сатуда бозаулар да бар иде. Ике-өч җирлек берләшкән палаткаларда бакча байлыклары - кишер, торма, чөгендер, кабак, алмалар. Шулай ук каз, сарык, дуңгыз ите, тоз­ланган эч мае, бал.
Товарлар ассортименты һәм бизәлеше белән башкалардан аерылмаган Жуково авыл җирлеге белән "Колос" агрофирмасы" сәүдә ноктасы бөтенләй үзгә иде. Кайнап утырган самавыр чәе, конфет һәм печеньелар узып баручыларны үзенә җәлеп итеп торды. Өстәлдә - тозлаган төрле яшелчәләр белән тулы банкалар, яшел петрушка, киптерелгән гөлҗимеш җиләкләре, фасоль, тартмаларда - дару һәм аштәмләткеч үләннәр, крючок белән бәйләнгән розалар һәм миләүшәләр "чәчәк" атып утыралар. Шунда ук җиләк-җимеш үсентеләре. Боларның барсын да тынгы белмәс яшелчә, чәчәк үстерүче, Жуковоның эш остасы Галина Горшкова тәкъдим итә.
"Ярый әле кердем! - дип, сөенеченнән кычкырып әйтеп куйды, купшы әтәчне күреп алган тәтешле Наил Хәйров. - Хәзер тавыкларым хуҗалы булачак".
Сәүдә рәтләрен йөреп чыккан тәтешлеләр уртак фикерне белдерделәр - ярминкәләр кирәк.
Аның нәтиҗәләре буенча "Ф. М. Җәләлиев" КФХга өченче урын бирелде, "М. С. Ибәтов" КФХ - икенче һәм "Колос" агрофирмасы" белән Жуково авыл җирлеге беренчелекне алды.
Ярминкәдә сатуга 2120 килограмм ит, 1330 килограмм сөт продукцияләре, 3 тонна бәрәңге, 31700 килограмм бөртек фуражы алып килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X