Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шул Бөек еллар алдында баш иябез

Сугыш турындагы истәлекләр миллионлаган россиялеләр һәм элекке СССР республикаларында яшәүчеләрнең йөрәкләрендә саклана.

1941 елның егерме ике июнендә - бу илебез тарихында иң күңелсез дата - Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көн барлык һәлак булучыларны, фашист тоткынлыгында җәзаланучыларны, тылда ачлыктан һәм ялангачлыктан үлүчеләрне искә төшерә.
Без туган җиребезне яклаган Ватаныбызның данлы сакчыларын онытмыйбыз, Россия солдатларының, офицерларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, тыл эшчәннәренең - хатын-кызлар, картлар һәм балаларның - фидакарьлеге белән горурланабыз. Бүген бөтен илебез Ватаныбыз сакчыларын олылап бер минутка тын калды.



Бу көнне, 71 ел элек, Гитлер Германиясе сугыш игълан итеп тормастан, Советлар Союзына һө­җүм ясый. Беренче шә­һәрләр җимерелә, беренче авыллар яндырыла һәм талана, меңләгән тыныч халык беренче корбаннар була. Армиябез зур югалтулар кичерә.
1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен шулай башлана. Сугышның өч елдан артыгы СССР территориясендә бара.

Канкойгыч шушы сугышта илебез зур югалтуларга дучар була. Ул 26 миллион 600 мең совет кешесенең гомерен өзә. 1700дән артык шәһәр һәм шәһәр тибындагы поселоклар җимерелә, 70 мең авыл җир йөзеннән юк ителә. Сугыш елларында Тәтеш районыннан 12569 кеше фронтка чакырыла һәм шуларның 8482се әйләнеп кайтмый.

Вакыт аяусыз. Сугышта катнашучылар, тыл эшчәннәре арабыздан китә бара һәм сугыш чоры буы­ны да, алар өчен бу - тормышларының бер өлеше һәм аны оныту да, хәтердән сызып ташлау да мөмкин түгел. Сугыштан әйләнеп кайткан дүрт мең тәтешледән бүгенгә 72 кеше калды. Районда сугышта катнашучыларның, яу кырында һәлак булган һәм кайткач үлгәннәрнең тол калган хатыннары барсы да уңайлык­лары булган фатирлар белән тәэмин ителделәр. Мохтаҗларга һәртөрле социаль һәм медицина ярдәме күрсәтелә.

Тагын 10-20 елдан - 22 июнь көне һәм Бөек Ватан сугышы үзе дә киләчәк буыннар өчен, 1812 елгы Ватан сугышы һәм беренче дөнья сугышы кебек, бик еракта калачак. Ә менә икенче дөнья сугышында илебез кичергәннәрне беркемгә дә кичерергә туры килмәгән. Шуңа да без нинди генә шартларда да сугыш, аның корбаннары турындагы хатирәләрнең соңгы ветеран белән йөрәкләребездән югалуына юл куймаска тиеш. Яшьләр совет халкы җиңүенең бөеклегенә шикләнмәсен өчен, без Бөек Ватан сугышы турындагы дөреслекне һәртөрле бозып күрсәтүләргә каршы торырга бурычлы. Күп кенә обелискларда "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый", дип язылган һәм без моны йөрәгебез, эшләребез белән расларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X