Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү өчен рәхмәт

Дан Монументы янында "45нең Җиңүе йөрәкләрдә яши" дигән театральләштерелгән митинг-концерт булды.

Беренче рәтләрдә - чәчләренә чал төшкән ветераннар, тыл эшчәннәре, Ватан сакчыларының тол калган хатыннары.
Район башлыгы Валерий Чершинцев барлык җыелучыларны бөек бәйрәм белән котлады. Илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаучыларга рәхмәт белдереп, ул Җиңүнең тылда да яулануын, сугыш елларының бөтен авырлыгының хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшүен билгеләп үтте. Һәлак булганнар һәм яшәүчеләр хакына без иҗади хезмәт итәргә, Туган илебез чәчәк атсын өчен кулдан килгәннең барсын да эшләргә тиеш.
ТР суд департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Тәтеш­леләрне шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров исеменнән аның киңәшчесе Людмила Ногуманова, район ветеран­нар советы рәисе Геннадий Королев һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Майоров та тәбрикләделәр.

Сугыш чоры җырлары тантаналы һәм йөрәкләргә үтеп керерлек булып яңгырый, кешеләр хис-тойгыларын яшермичә, күз яшьләрен сөртеп алалар.
Кадетлар тигез адымнар белән якташларыбызның - Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденнарының тулы кавалерларының фоторәсемнәрен алып чыктылар.

Яу кырында һәм тыныч тормышта һәлак булган геройларыбызның исем­нәре язылган 100 ак шар күккә күтәрелде.

Җыелучылар халкыбызның уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында хөрмәт белән баш иеп, бер минут тын тордылар... Шуннан соң халык һәлак булган каһарманнар истәлегенә чәчәкләр салу өчен Мәңгелек утка таба агылды.

Ветераннар хоры башкаруындагы "Җиңү көне" җыры тормышчанлык белән сугарылган аккорд булып яңгырады. Аннары зәңгәр күккә, киләсе буыннарга ветераннар бүләк иткән 69 имин ел символы буларак, 69 кызыл шар күтәрелде.

Халык хәтере исән, һәм ул легендага әйләнгән шул еллар тарихын саклый...

Митинг "Виктория" патриотик җырлар район конкурсыннан гала-концертка әйләнде.
Онытылмаслык һәм берсеннән-берсе матур сугыш чоры җырлары яңгырады... Аларда - сугыш ачысы да, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайту шатлыгы да, геройларның каһарманлыгы да.

Әлеге концертны сугыш һәм хезмәт ветераннарының халык хоры ачып җибәрде.
Светлана Ванюхина һәм Анастасия Лоскутовалар башкаруындагы җырның һәр сүзе йөрәк әрнүе һәм газаплы кичереш­ләр белән сугарылган. Барлыгы 35 катнашучы иде, болар - шәһәр мәктәпләре укучылары һәм студентлары, шулай ук Киртәле, Килдеш, Олы Тархан урта мәктәпләре укучылары. Адель Ярмөхәммәтовның "Туган ягым - Татарстан" җыры күңелдә горурлык хисләре уятты. 1нче урта мәктәпнең "Акварель" ансамбле иң нәни катнашучы булды.

"Җиңү килде безгә яшь аралаш, яшьли чәчләребез агаргач" дип юкка гына җырламыйлар бит. Безнең киләчәгебез хакына гомерләрен биргән бабаларыбызның батыр­лыгына беркем дә битараф була алмый. Алар яши генә башлаганнар һәм Туган илебезне яклап һәлак булганнар. Бу көнне безнең уй-хисләребезне, кичерешләребезне, яратуыбызны, мәхәббәткә тугры калуыбызны чагылдырган бик күп матур җыр­лар яңгырады.
Сугышның утлы юлларын узганнар гына аның бөтен авырлыгын һәм әрнүен бәяли ала. Концертта тамашачылар җыр сәнгате аша кешеләрнең авыр сугыш елларында кичергәннәрен тирәнтен аңлый, тоя алдылар, һәм безнең буын аларны хөрмәт итә һәм горурлана.

Сәхнәдән ерак түгел генә кыр кухнясы да эшләде. Биредә һәркемгә ботка һәм кайнар чәй тәкъдим иттеләр.
"Боткасы бик тәмле, армиядәге вакытлар искә төште", - диделәр елмаешып, ике ир-егет. Ә тәтеш­ле - тыл эшчәне Хәбир абый Тәхәүетдинов бәхетсез балачагы, бер бөртек икмәк валчыгының да никадәр кадерле булуы, ачлык-ялангачлык турында әрнеп сөйләде.

"Телең йотарлык булган, карабодай бик файдалы бит ул. Ә без, сугыш чоры балалары, кайчандыр бу хакта хыяллана гына ала идек. Ачтан үлмәс өчен черек бәрәңге һәм алабута кәтермәне ашап үстек. Ә хәзер барсы да бар. Җиребездә һәрвакыт тынычлык булсын иде", - диештеләр бәйрәмгә килгән шәмәклеләр Надежда Дмит­риева, Зинаида Драгунова, Ольга Логинова һәм Олы Тормыдан Дания Галиуллиналар.

Үзәк китапханә янәшәсендәге "Мин хәтерлим, мин горурланам" дигән шигъри мәйданда да күтәренке рух һәм шатлык хисләре тантана итте.
Гимнастеркалар кигән китапханә хезмәткәрлә­ре­­ "Фронт лирасы", "Сугыш солдатларына­ рәхмәт" стендлары, "Безнең йөрәкләрдә Җиңү" китап-иллюстрация­се күргәзмәсе белән та­ныш­тыр­дылар.

Җирле шагыйрьләр һәм мәктәп укучылары үзләренең сугыш, тынычлык, имин тормышыбыз турындагы шигырьләрен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыдылар.

Сугыш еллары авырлыкларын үз башларыннан кичерүчеләр йөрәк әрнүләрен, ә яшьләр сугыш чоры балаларына һәм ветераннарга рәхмәтләрен шигъри юллар аша белдерделәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев