Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү тәтешлеләрдә

Тәтештә республика районнары энергетикларының сигез командасының ике көнлек ярышлары булып узды.

Җиде этапта катнашып, алар "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре" бүлгеч челтәр электр монтерларының иң яхшы бригадасы" исеменә көрәштеләр.
Буа электр челтәрләре директоры Айрат Җиһаншин, Тәтеш райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, челтәрләр компаниясе Идарәсе вәкиле Валерий Федоров ярышта катнашучыларны котладылар һәм уңышлар теләделәр.
Әләм күтәрү хокукын узган елгы ярыш җиңүчеләренә тәкъдим иттеләр - тәтеш­леләр командасына.
"Бүгенге заман халыкны да электр челтәрләре белән тәэмин итүнең яңа алымнарын үтәргә мәҗбүр итә, - диде ярышның төп хөкемдары Айрат Сәмигуллин. - Бу юлы сезгә традицион этапларда 1000 Вольтка кадәрге көчәнеш астында эшләргә һәм контролерларның осталык­ларын тикшерергә тәкъдим ителә. Барыгызга да уңышлар телим".
Бәйгечеләр биремнәрне тиз һәм бердәм үтәргә тырыштылар, ә таләпчән хөкем коллегиясе аларның һәр хәрәкәтен төгәл итеп тикшереп торды, чөнки чынбарлыкта исә кечкенә генә ялгышлык та фаҗигага әйләнергә мөмкин.
Мәсәлән, зыян күрүчүне электр тогыннан азат итеп, бу очракта ул манекен-тренажер Илюша иде, аңа беренче медицина ярдәме күрсәтелде. Һәрвакытта да уңышлы чыкмый....
"Халыкка уңайлы булсынга, объектлардан электрны сүндермәс өчен, энергетиклар югары электр көчәнеше астында эшлиләр, - ди хөкемдар Равил Вишняков. - Ярышта катнашучылар бүген үзләренең һөнәри осталыкларын тиешле дәрәҗәдә күрсәттеләр".
Үзенең биремнәрен барсыннан да уңышлы башкарып чыккан безнең контролер Зөлфия Хәбибуллинаны хезмәттәшләре шатланып алкышладылар. "Күнегү­ләр, техник өйрәнүләр, остазларының киңәшләре һәм, әлбәттә инде, көндәлек эш тәҗрибәсе ярдәм итте", - ди ул, җиңүенең серен ачып.
Тәтеш электр челтәрлә­рендә чирек гасырдан күбрәк эшләүче тәтешле Владимир Трофимов, якташлары өчен борчылып, бәйге мәйданчыгының бер­сеннән икенчесенә күчә. "Егетләр булдырдылар, - ди ул ярышта катнашучылар хакында. - Безнең команданың Мактау пьедесталының беренче баскычын алуы бик тә сөендерә, шундый алмаш белән горурланам".
Һәм ветеран ялгышмаган - безнең команда составында Александр Тарасов, Валерий Кузин, Евгений Зацепин һәм Андрей Еремеев район данын лаеклы якладылар.
"Аларның уңышына шик­лән­мәдем, - дип сөйли Тә­­теш РЭЧ начальнигы Виктор Демагин. - Хәзер үзебезнең һөнәри осталыгыбызны июльдә булачак республиканың тугыз командасы арасындагы ярыш­ларда күрсәтергә ту­­ры киләчәк. Ул безнең яңартылган полигонда уза­чак, ә өйдә, дөресен әйт­кәндә, стеналар да булыша. Җиңүгә өмет­ләнәбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев