Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң зур рәхмәт – тәмле диеп ашау

Мәктәп ашханәсе - теләсә нинди уку йортының аерым патшалыгы.

Тәтештәге татар урта мәктәбе кухнясында да чын тылсымчылар хезмәт куя - аш пешерүчеләр Зөһрә Январова белән аның ярдәмчесе Рушания Җиһаншина.
Ашханәдә - чиста һәм уңайлы, менюда - тәмле һәм файдалы ризык­лар! Кунакчыл уку йортында булганнан соң, без моңа тагын бер кат инандык.
"Яхшы эшчәннәрне табуы бик тә авыр. Әйтергә кирәк, алар алтынга тиң. Аш пешерүчедән дә, аның ярдәмчесеннән дә бик уңдык", - дип бәяли хезмәткәрләрне мәктәп директоры Асия Ибраһимова.
Кухня хуҗабикәләренең ял итәргә вакытлары юк диярлек, хәтта каникул көннәрендә дә биредә балаларны тукландыру белән лагерь эшли.
Кишәрлектәге яшелчәләрне мәктәп педагоглары һәм укучылары үзләре үстерүләре, шулардан бөтен уку елы дәвамында төшке аш әзерләнүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Уңышны шунда ук, ашханәдә, банкаларга ябып, маринадлап та куялар. Шуңа күрә дә, балалар биредә өйдәге сыман тукланалар дип ышанып әйтергә була. "Дәрестән соң мәктәп-2012" проектында җиңгән өчен бирелгән грант акчасына сатып алынган техника яшелчә бакчасындагы эшләрдә зур булышчы. "Хезмәтем бик ошый, сәгать иртәнге алтыда киләм. Азык-төлекне әзерләгән арада, Рушания дә килеп җитә. Эшне катгый бүлеп башкармыйбыз, бер-беребезгә һәр нәрсәдә ярдәм итәбез. Ризыкны төрләндереп пешерергә тырышабыз", - диде Зөһрә Заһир кызы.
Әлеге ханымнар педагоглар һәм укучылар тарафыннан әйтелгән рәхмәтне, иң зур мактау сүзе дип саныйлар. Һәм, әлбәттә инде, тегеләренең дә, боларының да яхшы аппетитына чын күңелдән сөенәләр.
"Мәктәптә һәрвакыт кайнар төшке аш. Барлык ризык та тәмле, әмма миңа барыннан да бигрәк макарон һәм яшелчә ашы ошый", - дип уртак­лашты бишенче сыйныф укучысы Альберт Маямсин.
"Көне буе аяк өстендә арыйсызмы?" - дигән сорауга Рушания Мансур кызы болай җавап бирде: "Укытучылар да, балалар да үзләре артыннан өстәлне җыештырып калдыралар. Миңа савыт-саба гына юарга кирәк. Укучылар да безнең белән бергә кизү торалар - шулай ук зур ярдәм".
Аш пешерүче дә, аның ярдәмчесе дә үзләренең бурычларын үтәп бетермичә, "хәрби посттан" китмиләр. Менә нинди ул - җаваплылык.
Билгеле булганча, ризык тәмле генә түгел, шулай ук файдалы да булырга тиеш, ә Зөһрә Заһир кызы белән Рушания Мансур кызының ул нәкъ тә менә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев