Игенчеләр чәчү мәшәкатьләре белән яшиләр
Җирдә эшләү беркайчан да җиңел булмады, чөнки ул игенчеләрнең тырышлыгына һәм һөнәри осталыгына гына түгел, ә килеп туган һава шартларына да бәйле. Быел уңышны формалаштыруга туфрактагы дым кытлыгы да инде тискәре тәэсир итә. Шуңа да районда 17 мең 200 гектар уҗымнарның 5 мең гектарга якыны кышка зәгыйфь керде. Кар эрү...
Район җитәкчелеге быел өч елдан артык файдаланылмаган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү бурычын куйды. Андыйлар Бакырчы, Келәш, Киртәле җирлекләре территорияләрендә бар. Әйтергә кирәк, җирләрне максатчан файдаланмаганда 1 марттан аларның хуҗаларына штрафлар сизелерлек артты. Булган авырлыкларга карамастан, район хуҗалыклары, чәчәргә генә түгел, ә нәтиҗәле эшләүне, акчалата керем алуны һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисади хәлен яхшыртуны да күз уңында тоталар.
Нәрсәләр эшләү зарур? Уңышны формалаштыруда кертелгән минераль ашламалар күләме мөһим роль уйнаячак. Бүгенге көнгә планлаштырылган чәчү мәйданнарының 1 гектарына, көздән кертелгәнен исәпләп, 23,4 килограмм тәэсир итүчән матдә (ихтыяҗ - кимендә 60) кирәк. Минераль ашламалар кертмәгәндә Тәтеш кырларының мөмкинлеге - гектардан 16 центнер. "Родина", "Волга", "Парадиз", "АГРО-СОЮЗ" һәм башка хуҗалыкларга субсидияләнә торган кредитлар алуны тизләтү зарур.
Шикәр чөгендере, кукуруз һәм рапс орлыклары сатып алу, бөртекле культуралар орлыклары сортларын яңарту өчен районга 50 миллион сумнан артык таләп ителә, аларны сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә "Хөсәенов" КФХда, "Урожай" ҖЧҖда, "Киртәле" АХПда орлыклар җитешми. Шул ук вакытта "Казаков" КФХда һәм "Авангард" ҖЧҖда сату өчен орлыклык материаллар бар.
Машина-трактор паркларында җанлылык хөкем сөрә. Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тәмамланып килә. Ә "Колос" һәм "Маяк"та тагылма техникаларны агрегатлаштыруга керешкәннәр.
Тракторларның әзерлеге 81 процент тәшкил итә, ремонтланырга тиешле 13 чәчү комплексының 11е төзәтелгән, культиваторлар һәм чәчкечләр әзерлеге дә 100 процент диярлек.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте язгы кыр эшләренең барышын, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алуга чыгымнарны һәм кредитлар буенча ставкалар процентын каплау буенча, субсидияләүне гарантияли. Район игенчеләре алдына барлык тракторларны 1 апрельгә әзерлек сызыгына кую, тагылма техникаларны агрегатлаштыруны тәмамлау бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев