Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Икмәк олаулары арта

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу экваторга якынлашып килә.

"Яңа юл (62 процент), "Новая заря" (62), "Колос" (60), "Красная Поляна" (58) хуҗалыкларында мәйданнарның күп өлеше суктырылган.
Район буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 46,4 проценты урылган, 46,3 проценты суктырылган. Элеваторларга 18 мең тоннадан артык икмәк озатылган.

Бер үк вакытта көзге культуралар өчен туфрак әзерләнә. Туфракны төп эшкәртү "Колос", "Авангард", "Нива", "Нур" һәм "Содружество"да әйбәт оештырылган. Район игенчеләренә 18 мең гектарга якын бөртекле культуралар чәчәргә кирәк.

Игене җыелган кырларда салам тарттырыла һәм эскертләнә.
Район комбайнчылары көн саен 950дән 1200 гектарга кадәр суктыралар, әмма аларның эш темпларын яңгырлар тоткарлый. (Мәгълүматлар 14 август иртәсендә алынды).

"Лексион", "Мега Клаас" һәм "Нью-Холланд" комбайннарында

Маврин Евгений Васильевич "Содружество" "Нью-Холланд" 1525 тонна
Алешин Николай Александрович "Содружество" "Нью-Холланд" 1441 тонна
Ивлев Николай Александрович "Содружество" "Нью-Холланд" 1436 тонна

"Дон-1500", "Акрос" комбайннарында

Филатов Сергей Геннадьевич "Содружество" "Акрос" 1349 тонна
Авдеев Николай Александрович "Содружество" "Акрос" 1203 тонна Ахтонов Александр Алексеевич "Маяк" "Дон-1500" 903 тонна

"СК-5 Нива", "Енисей" комбайннарында

Хисаметдинов Сирин Дамир улы "Новый путь" "СК-5 Нива" 432 тонна
Әхмәтов Рушан Наил улы "Новый путь" "СК-5 Нива" 417 тонна
Минвәлиев Хәйдәр Мөнир улы "Новый путь" "СК-5 Нива" 404 тонна

Кыскача:
Район мәдәният хезмәткәрләре матур җырлары, җылы сүзләре белән урып-җыюда катнашучыларның күңелләрен күтәрәләр, шул ук вакытта хезмәт көндәшлеге нәтиҗәләрен дә хәбәр итәләр. Андый агитбригадалар "Авангард", "Колос", "Новая заря" һәм башка хуҗалык кырларында булырга өлгергәннәр.

* * *
Яңа уңышның иң яхшысы орлыкка калдырыла. Хуҗалыклар складларына 4254 тонна көзге бодай, 441 тонна арыш, 1450 тонна арпа һәм 91 тонна борчак салынган.

* * *
"Новая заря" ҖЧҖ ындыр табагында эш кайный. Биредә орлыклык фондны эшкәртәләр, сортларга аералар һәм саклауга салалар. Әлеге эшләрне башкаручылар арасында - яңа уку елы алдыннан акча эшләп алырга теләк белдергән өлкән сыйныф укучылары һәм узган ел хуҗалык терлекчелегендә хезмәт куйган пенсионерлар Саимә Шәйхетдинова, Гөлфирә Хәйруллина, Галя Гыйззәтуллина, Фәрмуза Сибгатуллина.

* * *
Район кырларында көн саен 100 комбайн эшли, шуларның иң күбе (14) - "Содружество"да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев