Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иминлек, әхлаклылык хакына

Аллаһның биргән иң хөрмәтле Мәүлид аенда районыбызда Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз (рәсемдә сулда) булып китте.

Авыл мәчетләре имамнары белән очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппаратының дин мәсь­ә­ләләре буенча җитәкчесе Марат Гатин, Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәтенең дини эшлеклеләре дә катнаштылар. Мөфти бу чараның ТР Президенты тарафыннан Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас Елы буларак игълан ителүе кысаларында уздырылуын билгеләп үтте. Әмма Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәте агымдагы елны әле Коръән Елы дип тә белдерде. Мөселманнарның изге китабы тәүге тапкыр 1787 елда Петербургта, патшабикә Екатерина II күрсәтмәсе буенча, типография ысулы белән басылган.

Ә узган ел "Яңарыш" фонды хисабына бер данәдә дөньяда иң зур Коръән нәшер ителде, ул Гинессның рекордлар китабына кертелде.

Мөфти соңгы егерме елда Татарстанда исламны тернәкләндерү буенча шактый зур юл үтелүен, ә борынгы Болгарның рухи яңарыш үзәгенә әйләнүен билгеләп узды. Моңа шулай ук дини мохитта чикләүләрнең бетерелүе, дәүләт тарафыннан ярдәм дә булышлык иткән. Мәчет имамнары хакимиятләр белән урыннарда иминлекне, әхлаклылыкны һәм җитешлекне ныгыту буенча кулга-кул тотынып эшләргә тиешләр. Алда - дәүләт башлыгын сайлаулар, шуңа да булачак Президентның илебезнең җитешлеге хакына эшләвен сорап догалар кылырга һәм һәркемне сайлауларда катнашырга чакырырга кирәк.

Соңыннан мөфти Мәүлид догасы укыды. Ә Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф Җәләлетдингә вазифасына туры килүгә аттестация узуы турында беренче санлы таныклык тапшырды һәм бөтен имамнарга да шуны теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев