Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иминлек теләп

Дини бәйрәмнәрне билгеләп үткәндә барыбыз да игелекле гамәлләребезнең, изге уй-ниятләребезнең кабул булуын телибез.

Кояшлы матур көн. Сә­фәребез - Тархан якларына. Тирә-ягын агачлар уратып алган һәм калкулык астыннан агып ятучы чишмәләре булган Хәтер паркында кешеләрнең мәш килүен күреп, алар янында тукталырга булдык.
Баксаң, биредә Корбан ашы уздырырга җыеналар икән. Илдар Фәткуллин үзе генә белгән серләрен кулланып, пылау һәм шулпа пешерә. Ә бухгалтерия, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре табын әзерлиләр, ризыкларны өстәлләргә тезәләр. Юлыбызны дәвам итеп, мәчеткә юнәлдек. Анда әби-бабайлар җыела башлаган иде инде. Авыл имамы Мәннур хәзрәт Садретдин килүчеләрне каршы алып, эчкә озатып тора. Халык өчен укылган үтемле вәгазь йөрәк кылларын сызып алырлык. Бу вакытта һәркемнең йөзендә җитдилек һәм уйлану чагыла. Кайберләре тәсбих төймәләрен тартып, башларын түбән игән килеш акрын гына пышылдап, белгән догаларын укыйлар. Хәзрәтнең "Ахирәт капчыгын һәркем үзе тутырырга тиеш", "Һәммәбезгә дә исән чакта кәсеп итәргә, гамәл кылырга кирәк" дигән сүзләре Аллаһ йортында кичергән эчке бер тойгылар, тормыштагы каршылыклар алдында тәүбәгә чакырып яңгырыйлар сыман. Фарыз гамәлләр үтәлгәч, барсы да акрын гына Хәтер паркына агылды. Зәңгәр күпер аша чыкканда ап-ак яулыклы әбиләрнең салмак кына атлап килүләре күңелне нечкәртеп җибәрде. Ә бабайлар кайсы мотоциклда, кайберләре машинада җилдереп килделәр.
Түгәрәк аланлыкта урнашып беткәч, авыл имамы Мәннур хәзрәт Корбан мәҗлесен ачып җибәреп, мәкам белән Коръән аятьләре укыды.
"Татарстан" ҖЧҖ җитәкчесе Фәнил Ибраһимов сүз алып: "Шушы җирлектәге халыкның иминлеген, җитешлеген, сәламәтлеген, кайгы-хәс­рәтсез яшәвен сорап, кырларда игеннәр мул уңыш бирсен дигән теләк белән Корбан чалдырдык. Укыган догалар безне әлегә кадәр саклап тора, киләчәктә дә шулай булсын", - диде.
"Чын җитәкче кешеләрнең күңелләрен аңлый, нинди уй-хыяллар белән яшәүләрен тоя белә. Фәнил Харис улы һәрчак халык белән бергә: эштә дә, ял иткәндә дә. Әлеге бәйрәмнең 17нче ел уздырылуы - игелек­лелек һәм хәйриячелекнең яхшы үрнәге, - дип тасвирлый "Татарстан" җитәкчесен мәктәп директоры Расих Шагаев. - Шундый чаклар булды, барлык бәйрәмнәрне, тарихи вакыйгаларны авыл белән җыелып билгеләп үтә идек. Хәзер әлеге матур гадәтнең яңаруы сөендерә".
Сый-нигъмәт тулы табынга Салават укылды һәм һәркем "бисмилласын" әйтеп, казан асылган учакта пешкән корбан шулпасыннан, телең йотарлык пылаудан авыз итте. Аштан соң самавыр чәе дә тәмле булды.
"Тәтеш таңнары"ннан килдеңмени? Без аны бик яратып укыйбыз. Кызым мәктәптә эшли, ул да алдыра", - дип аралашып алды янәшәмдә утырган мөлаем йөзле Мәрьям әби Салихова.
"Изге теләкләр, чалган корбаннар кабул булсын. Авыл халкы бердәмлектә, аңлашып яшәсен", - диде әңгәмә барышында җирлек башлыгы Миңзифа Сәгыйтова.
Бер рәткә тезелеп утырган өлкәннәр, арада кайткан кунаклар да бар иде, күрешеп сөйләшергә, хәл-әхвәлләр белешергә дә җай һәм вакыт таптылар. Күрүемчә, бу алар өчен бик кирәк.
"Бәйрәм шундый матур булды, күңелләр сафланып китте, - диде Түбән Тарханнан килгән педагог-ветеран Рәисә Мохитова. - Элек Олы Тарханга көнгә икешәр тапкыр барган чакларым булды, ә бүген авыррак инде, шулай да килдем һәм якташларымны күрдем. Чакырулары өчен барсына да рәхмәт".
"Шөкер, йолаларыбыз сакланып килә. Хуҗалык җитәкчебезгә рәхмәт, ел саен корбан чалдыра. Элек мәдәният йортына җыелыша идек, быел көннәр матур торгач, Хәтер паркында оештырдылар, яшьләрнең йөгерә-атлый табын корулары да сөендерә, аларның һәр хезмәтләре әҗерле булсын иде", - диделәр әбекәйләр ихлас күңелдән.
Җыелучылар таралыша башладылар һәм аларның җылы теләкләренә, оештыручыларга, җитәкчеләргә белдерелгән ихтирамга, укылган догаларга, бабайларның бертавыштан әйткән тәкбирләренә агачлар да амин дигәндәй искән җил уңаена акрын гына башларын чайкап озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев