Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җирле референдум үтте дип танылды

Узган якшәмбедә районның 16 җирлегендә үзара салым мәсьәләләре буенча референдум уздырдылар.

Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, аның карары белән референдум үткән һәм нәтиҗәләре дөрес дип танылган. Җирлек сайлаучылары җирле әһәмияттәге проблемаларны хәл итү максатында үзара салым акчасы җыю өчен тавыш биргәннәр, шулардан - авыл эчендәге юллар төзелеше, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары полигонын тотып алу, коеларны ремонтлау һәм башка ихтыяҗларны.
Сайлаучылар Федоровка (89,46 процент), Киртәле (85,51), Бакырчы (85,05), Сөендек (78,14), Кошки-Новотимбаево (76,72), Урюм (75,94) җирлекләрендә күпләп катнашканнар. Ә менә Нармонка (58,41 процент), Олы Тархан (57,42) һәм Олы Шәмәк (56,03) җирлекләрендә участокларга сайлаучылар бик аз килгәннәр.
Бакырчы, Бидәңге, Жуково, Килдеш, Киртәле, Сөендек һәм Федоровка җирлекләрендә "әйе" дип тавыш бирүчеләр шактый булган.
Хәзер акча җыю эшен башкарасы бар. Республика хөкүмәтенең дүртләтә түләве җыелган суммага бәйле булачак.
"Ул акчаларга җирлекләрдә күп эшләр башкарырга мөмкин. Ә күпчелек карары барсы тарафыннан да үтәлергә тиеш", - дип билгеләп үтте Рәмис Сафиуллов һәм шуның белән авыл халкын республика программасы средстволарыннан максималь файдаланырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X