Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәк Җиңү хәбәрчесе

Сталинград сугышы 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Көне-төне, алты айга сузылган өзлексез сугышлар... Сталинград - бу Бөек Ватан сугышының гади бер сәхифәсе генә түгел, аның - Идел ярындагы җиңү хакында "белгечләр" үзләренчә аңлатма би­рер­гә тырышып, кайвакыт чынбарлыкны белеп тә, белмичә дә төрлечә бә­хәсләшәләр. Әмма аларның берсе...

Сталинград сугышы тәмамланганнан соң, Германиядә өч көнлек матәм көне игълан ителә. Гитлерчылар әлеге җиңүдән соң башкаларының да булачагын аңлыйлар. Алар әлеге сугышта гына түгел, ә тулаем сугышны оттырдылар.

Без Ленинград һәм Сталинградны саклауда катнашкан 228 тәтешле белән горурланабыз. Сталинград стеналары янында немец-фашист басып алучылары белән сугышта артиллерист, соңыннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Яков Петрович Староверов, танкка каршы артиллерист Петр Иванович Малкин, сугыш ахырына ул Дан орденнарының тулы кавалеры була, үзләренең сугышчан осталыкларын чарлыйлар. Юрий Павлов, Андрей Анисимов, очучы Александр Тарасов һәм башка бик күпләр, алар хакында аз билгеле, батырларча һәлак булганнар. Аларга мәңгелек Дан!
Бүгенге көндә районда Сталинград өчен барган бөек көрәштә катнашкан ике генә кеше исән. 1941 елның июлендә Кызыл Армия сафларына чакырылган тәтешле Анас­тасия Никоновна Ананьева (рәсемдә). "Берлинга кадәр җиттем, - дип истәлекләре белән уртак­лаша ветеран, - әмма шәһәр эчендәге сугышта тиңдәшсез батырлык иң авыры булды - бик нык ашыйсы килү һәм суык соңгы көчне дә тартып алды".

Сугышчан дусларының ничек һәлак булулары Киртәледә яшәүче Владислав Алексеевич Видмановның (рәсемдә) әле дә күз алдында. "Югалтулар бик зур булды, дошманны уздырмау өчен соңгы сулышка кадәр сугыштык", - дип әрнеп сөйли фронтовик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X