Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Колос” агрофирмасы” ҖЧҖда шикәр чөгендере алу тәмамланып килә

Бу культура 600 гектар били һәм бүгенгә 450се казылган. Эре чөгендерләрдән генә торган озын кагатларны күреп күңел сөенә. Хуҗалыкның генераль директоры вазифасын башкаручы Әсфан Йосыпов әйткәнчә, эшкә 21 сентябрьдә керешкәннәр һәм Буа шикәр заводына 12 мең тонна озатканнар.

Уңыш гектардан 550 центнер тәшкил итә, хәер узган ел бу сан 750 булган. Быелгы һава шартлары үз төзәтмәләрен керткән, шулай да югары шикәрлелек - нормадагы 16,6 урынына 17,2 процент булуы сөендерә. Әлеге культурадан югары уңыш алу өчен, чәчү мәйданнарын җентекле сайлау белән беррәттән, туфракны белеп эшкәртү, чәчүлекләрне химик саклау чараларын үтәү зарур. Былтыр көз 350шәр килограмм калий хлориды керткәннәр, ә язын һәр гектар - 3 центнерга кадәр аммофос һәм 2,5 - аммиак селитрасы алган. "Без чәчүлек материалны сайлауга аерым игътибар бирәбез, - дип сөйли Әсфан Сабир улы, - Үзенчәлекле орлыклары булган Воронеж заводы белән хезмәттәшлек итәбез. Тәкъдим ителгән материалны белгечләр белән бергәләп өйрәнәбез һәм иң кулай вариантларны сайлыйбыз. Быел "Светлана КВС" сортына өстенлек бирдек һәм үкенмибез, аның кайберләре 3-4 килограммга җитә".
Көннәр әйбәт торганда бер экипажның тәүлек­лек җитештерүчәнлеге уртача 24-25 гектар тәшкил итә.

Куйган бурычларга җаваплы караш, хезмәт уңышлары игенчеләребезгә иң яхшы бәя.

Биредә Ropа комбайннары эшлиләр, аларны Альберт Шәйдуллин алмашчысы Таһир Җамалов һәм Сергей Платонов белән Геннадий Куприяновлар иярлиләр. "Егетләр үзебезнекеләр, тәҗрибәлеләр, - ди Әсфан Йосыпов. - Шушы югары технологияле куәтле машиналарда беренче ел гына эшләүләре түгел".

Альберт Шәйдуллин белән сөйләшкәннән соң, аның, яңа комбайн алып, кулдашы белән өченче ел инде көзен хәтфәдәй яшел басуларны иңләвен белдек. "Безнең өчен бөтен шартлар тудырылган, - диде механизатор. - Вакытны әрәм итмәс өчен, чөнки тәүлек әйләнәсе эшлибез, ашларны турыдан-туры кырга китерәләр, техника да биредә заправкалана. Хезмәт шартлары белән таныштык, аңа лаеклы түлиләр".

Вакыт ашыктыра, авыр болытлар алып килгән кар яшел яфракларны каплады. Бу җитәкчелеккә читтән техника арендаларга мәҗбүр иткән. "Сишәмбе көнне тагын ике комбайн килде, өч көндә башкарып чыга­чакбыз", - ди Әсфан ­Сабир улы. Аның кәефе күтәренке, эшне кыска срокларда тәмамлау өчен барсын да эшләячәк. Һәм тагын ул быел чөгендер басуының 100 гектарга арттырылуын да әйтеп үтте, димәк, киләчәккә дә өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев