Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Комбайннар парады” смотр-конкурсы районның дүрт мәйданында узды

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Рәфыйк Шәкүров җитәкчелегендәге, ТР орлыкчылык һәм химикатлаштыру секторы мөдире Дмитрий Яшин, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков, дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Илдар Сәхауов һәм авыл хуҗалыгының башка белгечләре катнашындагы комиссия урып-җыю транспорты комплексларының әзерлек дәрәҗәсен...

Боларның барсы да район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең дүрт технологик мәйданчыгында узды: "Новая заря" (Чолы авылы), "Содружество" (метеостанция янында), "Авангард" (Килдеш авылы), "Татарстан" (Олы Тархан) агрофирмалары. Биредә районның барлык агрофирмалары комбайннарын тәкъдим иттеләр.

Район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов чыгыш ясап, болай диде: "Авыл хуҗалыгында иң киеренке вакыт бара. Барлык комбайннар да әзер, каралган булырга тиеш. Кырларда югалтуларга юл куелмасын. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен техник куркынычсызлыкка зур игътибар итү зарур".

Комбайнчылар арасында хезмәт көндәшлеге оештыру өчен, дип өстәде Евгений Курков, район башлыгы Валерий Чершинцев комбайн маркасына карап акчалата премия түләнәчәк ярышның шартларын раслады - конкурс 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

- Смотр-конкурс барышында ачыкланган җитешсезлекләр һәм кисәтүләр төзәтелергә тиеш, - диде, уңышны сыйфатлы итеп урып-җыюга җылы теләкләрен әйтеп, Рәфыйк Шәкүров. Сморт-конкурсның нәтиҗәләре: "Колос" агрофирмасы беренче урында", икенче - "Авангард".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев