Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Котлаулар кабул итте

Бидәңгеле Саимә әби Нәфигыйна 90 яшьлек туган көнен каршылады.

Сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны янына әлеге шатлыгын уртак­лашырга җирлек башлыгы Рамил Хөсәенов, социаль хезмәт­кәр Алсу Гафурова да килделәр. Алар Саимә Фатыйх кызына котлау открыткасы укып, күңел түрләреннән чыккан изге теләкләрен ирештерделәр.
Сугыш елларының бөтен авырлык­ларын үз җилкәсендә татыган Саимә әби Нәфигыйна әлеге олы хөрмәткә ихлас күңелдән сөенде һәм кунак­лар белән аралашканда ачлык-ялангачлык­та, михнәттә яшә­гән вакытлары, илебезгә җиңү көнен якынайту өчен тырышып хезмәт куйган чаклары турындагы хатирәләрне искә алып, бүгенге җитеш, имин һәм тыныч тормышның кадерен белеп, игелек кылып яшәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев