Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кубокны “ветераннар” отты

Ватанны саклаучылар көне алдыннан 22 февральдә хоккей буенча "Авангард" газетасы Кубогына традицион ярышлар булып узды.

Ярыш башланырга бер сәгать кала, инде хоккей мәйданчыгы янында зур җанлылык хөкем сөрде: катнашучылар эшлекле кыяфәттә нәрсәдер тикшерделәр, жирәбәдә катнашучылар составы һәм аның нәтиҗәләре белән кызыксындылар. Быелгы турнирда катнашырга 7 команданың ризалык бирүе ештыручыларны сөендерде. Күрмичә жирәбә салу буенча ярышны географик күршеләр - Алабирде һәм Апас районының Йомралы авылы командалары ачып җибәрделәр. Уен башында алабирделеләр күршеләрне җиңә алмаслар кебек тоелды, өстәвенә исәп тә (2:0) гел бер якка гына үзгәреп торды - бу беренче период нәтиҗәсе. Әмма хоккейның ни белән бетәчәген алдан белеп булмый шул.
Уен нәтиҗәсе 4:4 - ничья булды. Шул уңайдан капкага өстәмә алкалар кертү булды һәм күршеләр өстен чыктылар, алар безнең Кубокны алып китәргә теләүләрен яшереп тормадылар.
Икенче очрашу - аерым тарих, анда кадетлар һәм шәһәр "ветераннары" уйнадылар. Уен гаҗәеп тамаша булды: "ветераннар" турнирга салмак кына кереп баралар, кадетлар, шәһәрдә тагын бер кызыктырырлык команда барлыгына һәм аның киләчәге матур булуына ышаныч тудырып, үзләрен күтәренке рухта тәкъдим иттеләр, чөнки аларга әле үсәргә, ныгырга, осталык тупларга кирәк, ә холык дигәннәре
аларда бар...
Киләсе уенда шәһәрдәге 2нче мәктәп һәм педагогия көллияте командалары очраштылар. Биредә, тамашачылар фаразына каршы килеп, укучылар җиңделәр. Ә педкөллият командасы шуннан соң, бөтен көчен туплап, Алабирде командасы белән очрашуда отып, тынычланып калды. "Ветераннар" шәһәрдәге 1нче мәктәп укучыларын җиңел генә җиңеп, вакытыннан алда финалга чыктылар.
"Йомралы" - Тәтештәге 2нче урта мәктәп арасында финалга чыгу өчен уен башланды. Нәтиҗәдә киеренке бәйгедә җиңүче ачыкланды - ул
шәһәрдәге 2нче мәктәп командасы, хәер без аларның уңыш­ларына күнеккән инде.
Уен нәтиҗәләреннән оттыручыларның шулкадәр күңелләре төште, алар 3нче урын өчен бозга да чыкмадылар, һәм бу 1нче мәктәп командасына җи­ңел генә 3нче баскычны алырга мөмкинлек бирде.
Һәм менә турнирның иң кызыклы мизгеле - финал уеннары. Башта "Ветераннар" өстенлек алды, запастагы эскәмиянең "кыска" булуы, һәм мәктәп балаларының ял итәргә бөтенләй вакытлары калмавы күп яктан ахыргы нәтиҗәне хәл итте. Иң тәҗрибәле "ветераннарның" берсе - Александр Сумочкин файдалы, оста һәм кайвакыт зирәк уен алымнарын күрсәтте. Шә­һәребез хоккееның матур киләчәккә ышанычы бар: кадет мәктәбендә (Вадим Матросов, Евгений Врясов), 2нче мәктәптә (Максим Калинин, Рәис Гайнетдинов) бер дигән уенчылар үсәләр, педагогия көллиятендә дә команда оештырылган.
Беренче мәктәп гаҗәп­ләнү уятты: укучылары Алабирде һәм Байрашта яшәүчеләрдән күп булса да, команда өчен тулы состав җыя алмаганнар... Шунысы сөендерә, соңгы елларда әлеге турнир район кысаларыннан читкә чыкты: күршеләр килделәр һәм без үз бозыбызда хоккей буенча спорт мастерлыгына кандидатларны күрдек. Аяныч, бездә кандидатлар түгел, разрядчылар да юк. Булсын иде.
Турнир тәмам. "Ветераннар" җиңделәр.
P.S.: Алыштыргысыз хөкемдарыбыз һәм редакциянең дусты Зиннур Габдуллин уенны гадел хөкем итте. Райпоның, ул хәйрия ярдәме күрсәтте, "Кулина­рия" кафесы тәмле пирог­лар белән сыйлады. "Барс" спорт-сәламәтләнде­рү комплексы кафесы да, ял көне булуга карамастан, ярышта катнашу­чыларны кунакчыл кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев