Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңелләре әле һаман яшь

Тәтеш татар мәктәбенә Өлкәннәр көне уңаеннан пенсия яшендә булган 74 кеше чакырылган иде.

Тырыш хезмәт куеп, лаеклы ялга чыгучыларның кайберләре эшлә­гән оешма, предприятие­ләрнең бүген күбесе яшәүдән туктаган. Әмма намуслы хезмәт беркайчан да онытылмый. Шуңа да район җитәкчелеге андыйларны да игътибардан читтә калдырмый.
Бәйрәмдә котлау сүзе бе­лән чыккан район башлыгы Валерий Чершин­цев өлкәннәребезне кунак итү кебек матур­ тради­циянең инде ничә еллардан бирле билгеләнеп үтүен ассызыклап, болай диде: "Бүгенге бәй­рәмне мин Өлкәннәр көне дип түгел, ә зирәк кешеләр көне дияр идем. Сез башкарган эшләргә, лаеклы хезмәт җимешләрегезгә һәм бай тормыш тәҗ­ри­бәгезгә нигезләнеп без килә­чә­гебезне корабыз, яшь буынга сезне үрнәк итеп куябыз. Алга та­ба да авырлыкларга би­решмичә яшәгез, ә бу кү­ңелләрне күтәрә. Бары­гызга да сәламәтлек телим һәм барсы өчен дә рәхмәт".

Тәбрикләүләргә район­ ветераннар советы рәи­се Геннадий Королев,­ мәктәп директоры­ Асия Ибраһимова да кушылды. Алар да җыелучыларга исәнлек-саулык, бәрәкәт­ле гомер, гаилә җылысы теләделәр.
Кунаклар җыелган арада берничәсе белән сөй­ләшеп алган идем. "Катнаш азык заводында 30 ел эшләдем, хәзер өйдә генә. Күңелләр әле һаман яшь, бер дә картая­сы кил­ми. Аның белән бергә төрле чирләр килер сыман то­ям. Еллар үзенекен итсә дә, бирешергә уйламыйм әле", - диде Мәрь­ям апа Гарипова.

Аның янәшәсендә утырган Гүзәлия апа Фатыйхова да сүзгә кушылды. "Эштән туктагач, башта авыррак булды, хәзер ияләштем инде, өйдә торуы бик тә рәхәт. Әмма үз йортың белән яшәгәч, анда хезмәт җитәрлек, күңелсезләнергә вакыт юк. Хәзер эшкә чыгып китәсе килми. Балалар исән булсын да, илдә тынычлык булсын, тормышлар бик әйбәт. Алла­га шөкер, пенсия килеп тора, барсына да риза. Өлкән булуның да үз матурлыгы, үз яме бар бит".

Ул да түгел Камил абый Хайсаров янына киләм.
- Менә гармуным белән икебезне дә чакырдылар. Килдем әле, дәшсәләр ялындырып тормыйм, со­расалар җырлап та бирермен, җыелучыларны да җырлатырмын. Гармунчыны почетлы иткән нәрсә гармун инде ул, - дип елмайды элекке музыка укытучысы.
Без сөйләшкән арада яныбызга килгән чал чәчле абзый: "Күңелем ышанмый, кайчандыр үзем дә машина белән өлкәннәргә күчтәнәчләр өләшеп йөргән идем, бу көн килеп җитәр дип уйламадым да. Инде хәзер шул бәйрәмгә үзем кунак булып килдем.

Гомер бик тиз үтә икән ул", - диде дә, танышлары белән күрешергә дип ашыкты.
Мәктәп укытучылары­ әзерләгән концерт программасы өл­кәннәр өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнде. Аларның чыгышын сый-нигъмәтле табын артында рәхәтләнеп тыңладылар. Соңыннан күчтәнәчләр дә таратылды. Әмма иң кадерле бүләк - аларның бер-берсе белән очрашып күрешүләре һәм сөйләшүләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined