Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыш бабай инде юлда

Район администрациясендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек мәсь­әләләрен кайгырта башладылар.

Бәйрәм чараларын оештыру, шул исәптән шәһәр һәм район авыллары урамнарын Яңа елга бизәү мәсьәләләре тикшерелә. Матур традиция буенча кардан сыннар конкурсы да үткәреләчәк. Ә Яңа ел бәйрәмнәрендә иң мөһиме - балаларга бүләкләр. Кыш бабай райондагы һәр балага сөенеч алып килсен өчен, мәгълүматлар банкы ачыклана.
Район мәгариф, мәдәният учреж­дениеләрендә Яңа ел бәйрәм­нә­рен, баллар, Яңа ел очрашула­рын үткәрү буенча планнар тө­зелә, каникул вакытларында уздырылачак чаралар тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев