Көн темасы
Кыйммәтле байлыклар
Элегрәк тәтешлеләр музейга тарихи әйберләрне шактый китерәләр иде.
Ә хәзер еш кына болай дип белдерәләр: "Минем әйберләрем бар, аны сатарга телим". Әгәр сатарга икән - алайса ул безгә түгел. Әгәр инде бүләк итәргә теләсәгез - бик тә сөенәчәкбез.
Күптән түгел Фокин Сергей Александрович - "Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 133нче янгын частенең 8нче отряд" капитаны, Түбән Камада туып-үскән һәм үзенең тормышын Тәтеш белән бәйләгән кеше безнең "Нумизматика" фонды коллекциясен тулыландырды. Ике бакыр тәңкә: Россия империясе акчасы - 1883 елгы 3 тиенлек һәм СССР акчасы - 1924 елгы 5 тиен. Соңгысының тарихы бик тә кызыклы. Тәңкәнең кырыйларына тешләр ясалган, бүләк итүче әйтүенчә, аның белән элек бетләрне тарап алганнар. Тәңкәләрне шулай файдаланганнар дип хәзерге вакытта кем генә уйлап карасын икән? Ә безнең борынгы әби-бабайлар тапкыр булганнар. Бу хакта без эчкерсез кешеләр ярдәмендә кыйммәтле әйбер генә түгел, шулай ук тарихыбызны яктырткан тагын да кыйммәтрәк байлык - мәгълүматларны беләбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев