Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мактаулы “отставка”

Үзәк паркта Дан Монументы янәшәсендә ЗиЛ-131 - Лихачев исемендәге Мәскәү автозаводының хәрби йөк машинасы истәлеккә куелды.


Әлеге машина утыз елдан артык тренажёр буларак хезмәт иткән, РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбенең уку классында йөртү буенча аңарда барлык алымнарны үзләштергәннәр, һәм менә ул шушы мактаулы "отставка"га лаек булган. ЗиЛны нигезгә урнаштырганчы, мәктәпнең бөтен коллективы аны башлангыч хәленә китерү өчен шактый көч куйган. "Бу - автомәктәптә эшләгән барлык ветераннарга, соңыннан тәҗрибәле шоферлар булып җитешкән курсантларга, Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда һәм Чечняда руль артында булганнарның барсына да һәйкәл. Без аны хәтерләргә һәм сак­ларга тиеш", диде, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы урынбасары Александр Дубровский. Бөек Ватан сугышы ветераны, автомәктәпнең беренче директоры Александр Майоров 1959 елның октябрь башларында ачылган автомәктәп тарихы турында сөйләде. Автомәктәп начальнигы Зиннур Габдуллин эштә булышлык күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә шәһәрне төзекләндерү буенча планнары белән уртаклашты. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Фәнис Гарифуллин кадет мәктәбенең унбер укучысына парашют белән сикерүләре турында таныклык тапшырды. Кадетлар җәен "Патриот" лагеренда хәрби-патрио­тик әзерлек узганнар һәм Казан аэроклубының (Россия ДОСААФы) "Коркачык" аэродромы территориясендә парашют белән ике, ә кемдер өчәр тапкыр сикергән. Кадет мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Алинә Ногманова өч тапкыр сикерү вакытында кыюлыгы һәм ихтыяр көче белән аерылып торган. Кадетларның барсы да автомашина йөртергә өйрәнергә, автомәктәпнең лаеклы курсантлары булырга теләүләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакыйга