Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп вальсы астында

Быелгы чыгарылыш кичәсе күмәк булды, районның барлык унберенче сыйныфларына - бер.

Без атаклы Канна фес­тиваленә эләккән кебек булдык: барлык кызлар һәм егетләр мода буенча киенгәннәр, җыелган халык кайсысының киеме яхшырак икән дип сок­ланып аларны күзәтә. Район мәдәният йорты баскычына илтүче "кызыл келәм" буенча шат елмаеп, азрак дулкынланып, мәктәп киноэпопеясенең йөз кырык өч герое атлый.

Чыгарылыш кичәсе 2нче мәктәп укучысы Юлия Бозина һәм кадет мәктәп-интернаты укучысы Максим Аверин башкаруында традициягә кергән мәктәп вальсыннан башланып китте. Шуннан соң 1нче мәктәпнең унберенче сыйныфы дәртле итеп заманча бию биеде.
Һәр чыгарылышның үзенең йолдызы бар, аларның китүе район өчен зур югалту булачак. Аерым алганда, Евгений Әхмәдуллин, Евгения Канашова, Анастасия Митрюшкина - "Эш ит" хәрәкәте әйдаманнары, барлык яшьләр чаралары һәм акцияләренең алып баручылары. Максим Антонов берничә китабын бастырып чыгарды, ә Виктория Михеева респуб­ликада талантлы йөз бала исәбенә керде һәм рус теле буенча БДИда 100 балл җыйды. Сиринә Сәлахетдинова - "Йолдызлык-Созвездие" фестивале призеры, ә Никита Мурзаев - "13нче­ рок төркеме" солисты. Район башлыгы Валерий Чершинцев аларга һәм башка чыгарылыш укучыларына киртәләр очрау­га карамастан, сайлаган юлларыннан тайпылмас­ка, авырлыкларны җиңә белергә өйрәнергә кирәк­леген әйтте. Әлеге тантаналы көнне ул аларга 8 алтын һәм 13 көмеш медаль тапшырды.

Озак көтелгән аттестатларын кулларына алып, фоторәсемгә төшергә йөгерделәр. Автобус тәрәзәләреннән узып баручыларга кул изәп, алар балачаклары белән саубуллаштылар. Әмма алар карамагында конкурслар, биюләр һәм сюрпризлардан торган тулы бер кич бар иде. Һава торышының начар булуына да игътибар итмичә, алар таң каршыларга да бардылар. Болытлар арасыннан чыккан кояшның якты нурлары күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде, менә ул - яңа, олы тормыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выпускной