Мәктәп-бакча ачылды
Монастырский авылында кечкенә балалы ата-аналар өчен озак көтелгән вакыйга булды.
Үзгәртеп корылганнан соң, башлангыч белем мәктәп-бакчасы ачылды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр "Надежда" һәм "Су-канализация" белгечләре башкарган ремонт эшләреннән бик тә канәгатьләр. Түбәсе яңа, су, канализация үткәрелгән. Яңа ике уку кабинеты да үзенең хуҗаларын - укучыларны көтә. Азык блогы да яңа технологик җайланмалар белән җиһазландырылган: савыт-саба юу ваннасы, стеллажлар, катыру камерасы, өстәл, электр плитәсе алганнар. Бакча мөдире Марина Кирилина, бигрәк тә, балалар өчен сөенеп, район җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә ихлас рәхмәтләрен юллады. Беренче сыйныф укучысы Гришаның һәм 4 яшьлек Никитаның әниләре Светлана Прохорова, барлык ата-аналар исеменнән чыгыш ясап, шулай ук җитәкчеләргә һәм хәзер инде мәктәп-бакча коллективына рәхмәтләрен җиткерде. Өй туена бүләк белән килү кебек матур гадәт бар. Район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов музыкаль үзәк бүләк итте. Ә райпо идарәсе рәисе урынбасары Диләрә Сәлахетдинова алып килгән уенчыклар тулы зур пакетны күргәч, нәниләрнең шатлыклары йөзләренә чыкты. Балалар бакчасына һәрдаим булышлык итеп торучы олы җанлы пенсионер Николай Вантенков бу юлы да читтә калмаган. Чирәм җирне күтәрүдә катнашканы өчен Ленин орденына лаек булган актив җәмәгатьче, Николай Максимович бу бәйрәмдә балаларга акчалата бүләк ясаган һәм шуңа тәрәзә пәрдәсенә материал сатып алганнар. Ә авылның эш остасы Юлия Тимарина аны тегеп биргән һәм үзе бүләк иткән гардиннарга элеп тә куйган.
Балалар да кунаклар өчен бүләкләр әзерләгәннәр: алар рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Әлеге мәктәп-бакчада балалар аз - барлыгы җиде укучы һәм ундүрт сабый - әмма хәзер алар өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев