Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мин яратам сине, Татарстан!

30 августта татарстанлылар Татарстан Респуб­ликасы көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан безнең шәһәребездә дә бу көнгә багышланган чаралар узачак.

28 августта:
13 сәгатьтә - Олы Шәмәктә күпфункцияле үзәк ачу;
15 сәгатьтә - район башлыгының иң яхшы гаиләләр белән очрашуы (өстәмә белем бирү үзәгендә);

район мәдәният йорты мәйданында:
16 сәгатьтә - Халык җыены;
16.45тә - велоузыш;
17 сәгатьтә - "Туган ягым, яшә һәм чәчәк ат" дигән концерт.

30 августта:
10 сәгатьтә шәһәр үзәгендә "Туган илем" яшьләр акциясе була.

Тарихтан:
30 августта Татарстан Республикасында яшәүчеләр үз дәүләтләренең туган көнен билгеләп үтәләр. 1990 елда бу көнне республика Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасы көне - регионда бөтенхалык бәйрәме. Бу көнне республика Президенты традиция буенча гражданнарга котлау белән мөрәҗәгать итә. Шәһәр һәм авыллар тантаналы бәйрәм төсе ала. Татарстанда яшәүчеләр, нинди милләттән булуларына карамастан, бергәләшеп бәйрәм итәләр, массакүләм чараларда катнашалар. Шәһәрләрдә тантаналар кичке бәйрәм салюты белән тәмамлана. (Источник: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3004/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев