Минуты да кадерле
"Нур" агрофирмасы игенчеләре сабан культуралары чәчүне тәмамлап киләләр. Ә аларга шактый мәйданнар бүленгән - өч мең гектардан артык.
Шуның күпчелеген сабан бодае били. Югары уңыш алуда чәчүлек материалның сыйфатлы булуы мөһим роль уйный. Орлыкларның 90 проценттан артыгы элиталы, төп орлыклардан җитештерелгән, эшләп чыгаручылардан сатып алынган. Быел "Ульяновская-100" һәм "Экада-109" яңа сортлы сабан бодае чәчкәннәр.
"Ирешелгәннәр белән чикләнеп калырга ярамый, - ди хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев, - иң перспективалы сортларны сайлап, орлыкларны яңартып тору зарур".
Авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында булып, без моның шулай икәнлегенә үзебез дә инандык. Кышка чыдам "Башкирская-10" көзге бодай карап торышка мул уңыш вәгъдә итә.
Хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр саны меңнән артык, шуңа да азык культуралары - судан үләне, кукуруз һәм күпьеллыкларга шактый мәйданнар калдырылган.
Язгы кыр эшләрендә 50дән артык кеше катнаша. Биш чәчү агрегаты тәүлегенә 300 гектар чәчә. Радик Галимҗан улы билгеләп үткәнчә, иң яхшыларны аерып әйтү мөмкин түгел. Аларның һәркайсы - үз урынында. Эшнең бөтен җаваплылыгын тоеп, һәркем үзенә йөкләнгәнне, вакыт белән хисаплашмыйча, җиренә җиткереп башкарырга тырыша.
Вакытында чәчкән - икмәкле булган.
Туган җирендә 40 елга якын хезмәт куючы Зөфәр Мингалиев белән сөйләшкәч, мин моның шулай икәнлегенә инандым. "Армиядән соң тракторга утырдым һәм гомерем буе шушы киңлекләрне яраттым, - дип кулларын җәеп басуларга күрсәтте механизатор. - Хезмәт нәтиҗәләреңне - тигез булып тишелеп чыккан үсентеләрне күреп күңел сөенә. Эшләве рәхәт. Тик торулар юк диярлек, әгәр ватылулар була калса, шунда ук запас частьне китереп җиткерәләр, ашау-эчү кырда оештырылган, хезмәткә түләү бәяләре дә эшкә рухландыра".
Елның бу фасылында чын хуҗа, табигатьнең җиңел булмаган крестьян хезмәтен югары бәяләвенә өметләнеп, һәр минутның кадерен белә.
"Соңгы еллар игенчеләр өчен бик кулай булмады. Югары уңыш, сатылган продукция өчен лаеклы бәяләр хуҗалыкның рентабельлелеген, аның югары табышын тәэмин итсен һәм авыл халкының матди җитешлеген яхшыртсын иде", - дигән теләген белдерде әңгәмә ахырында Радик Нургалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев