Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәбебез каршында сугышчы-интернационалчы Геннадий Илюшкинга һәйкәл тора

Тоншермада гадәти авыл егете үсә... Үзенең яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Эш сөючән, пөхтә һәм намуслы малай була. Мәктәптә тырышып укый, хәрби әзерлек дәресләрен ярата. Тагын рәсем ясарга һәм шигырьләр язарга да оста була. Гена еш кына: "Үсеп җиткәч, Гагарин кебек очучы булам", - дигән. Спорт белән шөгыльләнгән, космонавтлар һәм...

1972 елның маенда Генаны армия сафларына чакыралар. Аның, сөенечкә каршы, ул Хәрби-һава көчләре гаскәрләренә эләгә. Солдат хезмәтеннән соң, аңа, сугышчан сәяси әзерлек­ле, югары квалификацияле-авиа белгеченә, тагын да заманчарак авиация техникасында - ИЛ-76да прапорщик булып хезмәт итәргә тәкъдим ясыйлар.

Генаның әти-әниләре, дуслары, якыннары һәм авылдашлары өчен 1979 елның 25 декабре көтелмәгән куркыныч көнгә әйләнә. Чөнки шул көнне 17 сәгатьтә ул һәлак була.


Экипаж беренчеләрдән булып Әфганстан халкына ярдәмгә йөк белән җибәрелә. Очыш вакытында Геннадий каты авырып китә, һәм алар Чимкент шәһәрендә җиргә төшәргә мәҗбүр булалар. Аны госпитальгә салалар. Ә экипажның радисттан башка очарга хокукы булмый. Моны Геннадий яхшы аңлый һәм больницадан үз белдеге белән китә. Авыруны куып килгән табиблар, аның самолетка утырганын гына күреп калалар. Геннадий, кулын күтәреп: "Минем бар да әйбәт!" - дип кычкыра. Шулай итеп, экипаж Әфганстанга юл ала.

Дәүләт чиген чыкканда дошманнар самолетны утка тоталар. Котылу мөмкинлеге булмый һәм беркем дә исән калмый.
Геннадий Илюшкин Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, Әфганстан жирендә һәлак була. Ул - Татарстаннан һәлак булган беренче сугышчы-интернационалчы һәм Әфганстан сугышына беренче булып китүче. Бу хакта мин аның тол калган хатыны Нина Илюшкинадан белдем. Геннадий һәлак булганнан соң 2 айдан аның улы туа, әтисе хөрмәтенә малайга Геннадий дип исем кушалар. Хәзер инде ул үсеп буйга җиткән һәм әтисе кебек хәрби кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев