Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәсәл геройлары булмас өчен

"Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында йортлар буенча өлкәннәр җыелышы узды.

Анда "ТетюшиЖилсервис" ҖЧҖ идарә компаниясе вәкилләре, ТР Дәүләт торак инспекциясе инспекторы Айрат Әхмәтов катнашты.
Компания идарәчесенә күп фатирлы йортларга агымдагы ремонт чыгымнары тәкъдим ителде. Яшәүчеләрнең һәркайсы үз йортын ремонтлауга күпме акча китүен белә, әмма столярлар, балта осталары, слесарьлар хезмәт хакына һәм башкаларга күпме тотылуын белми. Узган ел йомгак­лары буенча "ТетюшиЖилсервис" 923 мең 505 сум зыян күргән.
Һәм сөйләшү шунда ук түләмәүчеләргә күчте. "Аларга газны да беренче керттеләр бит, - дигән реп­лика ишетелде залдан. - Кайнар сусыз бер-ике ай утырсыннар иде". Идарә компаниясе вәкиле хәбәр иткәнчә, судка мөрәҗәгать итү тәртибен үтәп, алдан сөйләшүләр алып барыла. Соңгы ике елда мировой, район судларына 44 эш тапшырыл­ган, башкару эшләре гамәлгә ашырылган, шулай итеп, узган ел 233 мең сум түләтелгән, быел - 19 мең.
Быелгы карлы кышта ишегалды җыештыручылар эше кызу бәхәсләр тудырды. Кемдер тиешенчә чистартмаудан зарланды, кемнәрдер аларның хезмәтләреннән баш тартканнар. Гади генә хисап­лаулардан болай килеп чыга: 8-9 йортка бер ишегалды себерүче, ягъни ул 20 подъезд алдын чис­тартырга тиеш, моны иртәнге 7гә кадәр эшләп бетереп буламы? Шул ук вакытта аларның эш хакларының да 4 мең сум гына икәнлеге әйтеп үтелде.
Йортлар буенча өлкәннәрнең үз сораулары һәм дәгъвалары булды. "Шуларны барсы да дөрес итеп рәсмиләштермәү белән еш очрашам, - диде моңа каршы Айрат Җәүдәт улы. - Башта идарә компаниясенә мөрәҗәгать итәргә, дәгъвагызның асылын, датасын күрсәтеп гариза язарга һәм аны теркәтергә кирәк. Алар үз журналларына башкарылуы хакында язып куярга тиешләр. Төзексезлек бетерелмәгән очракта гына сез безгә мөрәҗәгать итегез". Идарә компаниясе торак фондының тузуына юл куймаска, агымдагы һәм капиталь ремонтны вакытында үткәрергә, үз хезмәтлә­рен сыйфатлы итеп башкарырга бурычлы. Ул йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында беренчел башкарылырга тиешле мәсьәләләрнең дөрес куелышына басым ясады: әлеге очракта түбәне яки койманы ремонтларга кирәк, чөнки еш кына "Аккош, чуртан һәм кысла" мәсәлендәге кебек килеп чыга. "Бары тик игътибарлылык һәм үзара килешеп эшләү генә уртак уңышка китерә", - дип мөрәҗәгать итте дәүләт торак инспекторы "Көнь­як" ТИҮ рәисе Владимир Бичуковка, йортлар буенча өлкәннәргә һәм "Жилсервис" вәкилләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X