Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Наталья Борисова “Клуб эше алдынгысы” номинациясендә җиңүче дип танылды

"Барысы да һәм бөтен җир матур булуын телим - безгә биредә яшисе!" - әңгә­мәдәшемнең әлеге гыйбарәсе аның тормышка карашын чагылдыра.

Ул Жуково авылы мәдәният йортын чәчәкләргә күмгән. "Безнең авыл", "безнең коллектив", "безнең әбиләр", "безнең бәйрәм­нәр" - директорның менә шулай тартым алмашлыгы белән сүзтезмәләр кулла­нып сөйләшүе аның эчке халәтен ачып сала. Нәфис хатын-­кыз җилкәсенә барлык бәйрәм­нәрне, концертларны оештыру бурычы белән бергә, шулай ук хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү дә төшә. Әмма әлеге эшләрне ул ихластан башкара. Нәкъ тә менә Наталья кебекләр хакында хезмәте аның тормышы дип әйтергә мөмкин. Мәдәният хезмәткәре буларак һөнәре кушканга гына түгел, күңел халәте дә шундый аның.
Хезмәт эшчәнлеген ул унҗиде яшендә сәнгать җитәкчесе буларак башлап җибәрә. Идеяләре ташып тора: үзенә дә, дусларына да ял бирмичә ул һәрчак нидер уйлап чыгара, ясый, күмәк бәйрәмнәр оештыра, тәҗрибә туплый һәм иҗат табылдыкларын башкалар белән дә юмарт уртаклаша. Килдештән Ирина Николаева, киртәлеле Вера Боткина белән нәкъ тә менә алар клублар дус­лы­гын ныгытуны матур гадәткә кертәләр: концерт программалары белән күр­ше­ләрчә бер-берләренә кунакка йөрүне. Исәбе-хисабы булмаган бәйгеләр: КВНнар, "Мисс-Яз-Җәй-Көз-Кыш", район һәм респуб­ликада уза торган төрле чараларда катнашу кызларны ту­ганлаштырган. Наталья Александровна үзенең фикердәшләре ха­кында җылы итеп сөйли, һәртөрле чараларны алардан башка оештырып булмаган үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга ихтирамын белдерә.
- Тормышта Сезнең өчен иң әһәмиятлесе нәрсә?
- Иң мөһиме, һәркемнең дә барысы да яхшы булсын. Өстенлектә - эш, мин аңардан зур канәгатьлек алам.
- Хыялың бармы?
- Ул чынга ашты! "Авыл клуб­лары" программасы буенча яңа мәдәният йорты төзелде, бу республикабыз җитәкчелегеннән бәһасез бүләк булды. Мондый шәп шартларда хәзер инде без уйланылганнарның барысын да тормышка ашырып, авылның мәдәни традицияләрен арттыра, яңа ансамбльләр оештыра, балаларны, яшьләрне сәнгатькә җәлеп итә алабыз. Шунысы гаҗәп, клуб ачылгач авыл халкы да талантын күрсәтә башлады. Барысының да үзен сәхнәдә сынап карыйсы килә.
Клуб ишекләре һәрвакыт ачык. Димәк, һәркем үзенә ошаган шөгыльне таба. Көндезләрен онык­лары белән саф һавада йөрергә чыккан әбиләр дә киләләр, ә кичләрен - ул яшьләрнең яраткан урыны.
Мәдәният йортында һәр­вакыт тормыш кайный: хореография, вокал белән шөгыльләнәләр, һәрчак нәрсәдер кабатлыйлар, ясыйлар. Фитнес-клуб яшь пенсионерларның күңелләренә бигрәк тә хуш килгән (!). Спортзал да буш тормый. Жуковолылар гострольгә кунаклар да чакыралар, "Казан гөлләре", "Ворожея" "Равнять", "Весноведы" ансамбльләре килгән. Шулай итеп, сәхнәдә татар, рус, чуаш, мордва мәдәниятенең җыр-биюләре чагылыш таба. Җирле хакимиятнең ярдәме дә бик мөһим. "Бу яктан миңа уңыш елмайды. Күмәк мәдәни эшләрдә, төрле чаралар оештырганда, "Колос" җитәкчелеге һәрчак бәяләп бетергесез хәйрия ярдәме күрсәтә", - дип олы хөрмәтен белдерә Наталья Александровна.
Һәм тагын: янәшәсендә китапханәче Ирина Малки­на кебек үз һөнәрен чын күңелдән яратучы һәм туган җирләренең чәчәк атуын теләүче кешеләр эшләвен ул тормышта тагын бер иң зур уңышы дип саный. "Без аның белән ике очар канат кебек, - ди ул. - Аның белән бергәләп эшләве һәм тирә-юньдәгеләргә бәйрәм оештыруы бик җиңел".
Еллар үтә, мизгелләр алы­шына, ә мәдәният хезмәткәрләренең һәр көнне үткәрелә торган чаралар исемлеге язып куелган. Менә шулай: башкалар ял итә торган һәрбер бәйрәм алар өчен эш. Кайчакларда авыр, киеренке, әмма шатлыклы.
Концерт вакытларындагы тулы заллар, алкышлар, авыл халкы белдергән рәхмәт сүзләре - әлеге мактаулардан да югары нинди бүләк булырга мөмкин.
Мәдәният йорты директорының күзләре балкый - алда бик күп матур эшләр. Беләбез: аның барысы да яхшы булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев