“Новый путь” агрофирмасында төбәк-семинар киңәшмәсендә техниканы 2015 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру турында сөйләштеләр
Анда Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш инженерлары, авыл хуҗалыгы идарәләренең механикалаштыру буенча консультантлары, шулай ук республиканың 12 сервис хезмәте вәкилләре катнаштылар.
Келәшлеләр Тәтеш җире кунакларын җылы каршы алдылар. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләү сүзе, Тәтеш районы турындагы мәгълүматлар белән һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләп җыелучыларга мөрәҗәгать итте.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов техниканы саклауга кую буенча республика смотр-конкурсы нәтиҗәләрен анализлады, безнең район аграрчылары тәнкыйть ителмәде диярлек, бары тик "Родина" ҖЧҖ гына телгә алынды. Шул ук вакытта ул игътибарны, сервис фирмалары ярдәмендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән планлы рәвештә шөгыльләнү өчен, катлаулы техникадагы җитешсезлекләр ведомостен вакытында рәсмиләштерү кирәклегенә дә юнәлтте.
"Моның белән язын түгел, ә хәзер шөгыльләнергә кирәк, - дип басым ясады Тәлгать Галимҗан улы, - бу чит ил техникасын запас частьләр белән тәэмин итүчеләр эшенә бәйле, шулай ук ремонт эшләренә гамәлдәге сезонлы ташламалардан да файдалану зарур".
Ул инженерларга әлеге эшләр өчен тулысынча җаваплы булуларын искәртте: чөнки азык-төлек җитешлеге шуннан башлана.
Көндәшлеккә сәләтле булу өчен, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә кирәк. Ә ул машина-технология паркын яңартканда гына мөмкин. Бу нәкъ менә беренчел бурыч, дип басым ясады министр урынбасары.
Хуҗалыкларның җитешлек формуласы - продукцияләрнең үзкыйммәте түбән һәм эш хакларының югары булуы.
Бурычларның икенчесе - техникадан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү. Уңай мисаллар үрнәгендә башкалар белән бергә "Содружество" ҖЧҖ, "Парадиз" ҖЧҖ телгә алынды.
Техниканы яңартуга чакырып, ул хуҗалыкларда булган мәйданнарны һәм җитештерү технологиясен исәпкә алуны, куәтле, күпфункцияле һәм киң алымлы техникага өстенлек бирүне катгый рәвештә тәкъдим итте.
Киңәшмәдә катнашучылар субсидия, техникадан файдалану һәм ремонт эшләрен оештыру буенча күп кенә файдалы һәм конкрет мәгълүматлар алдылар.
Механизаторлар өчен шартлар тудыруга да басым ясалды, бу мәсьәләдә "Колос"та бик яхшы.
Республиканың 16 хуҗалыгы арасында "Авангард" ҖЧҖ әйтеп үтелде, анда тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тәмамланган.
Сервис фирмалары вәкилләре хезмәттәшлеккә чакырып, үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр (рәсемдә).
"Татагролизинг" генераль директоры Илдус Җиһаншин яңа техника алганда республикада гамәлдә булган программаларның шартлары хакында җентекләп аңлатты. ТР Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе начальнигы Радик Зыятдинов үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрүне оештыру турында сөйләде.
Семинар агрофирманың машина-трактор паркы территориясендә тәмамланды, анда техниканы ремонтлау барышын күрергә һәм механизаторларның хезмәт шартларын бәяләргә мөмкин булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев