Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Офицер – идеяле һөнәр

Кадет мәктәп-интернатында хәрби-патриотик тәрбиянең буыннан-буынга күчә баручанлыгын офицер-тәрбиячеләр тәэмин итәләр. Юрий Юдин - шуларның берсе.

Аның биографиясе - күп кенә Россия офицерлары язмышының чагылышы. Мәктәп, Казан Югары хәрби-инженерлык училищесында уку. Шуннан соң хезмәт. Офицерлар тормышы кинода гына романтика, ә чынлыкта - ул зур хезмәт. Юрий Александрович әйткәнчә, - армия хезмәте - ул 24 сәгатьлек эш. Хәрби тормыш: шәһәрләр, гарнизоннар, гаилә белән күчеп йөрүләр, бетмәс-төкәнмәс командировкалар... Бу авыр тормыш, әмма тотрыклылык, иртәгәге көнгә ышаныч һәм "Ватанны сак­лау кебек һөнәр бар!" дигән горурлык бар иде. Болар купшы сүзләр түгел, Ватанга хезмәт итү бурычларын офицерлар намус белән үтәделәр.

Хезмәт иткән җирләрнең иң якыны - Германия, ерагы - Приморье краеның Раздольное поселогы. Офицер Юдинның командировкалар картасы - Советлар Союзының, хәзер инде элекке, бөтен территориясе. Хәтергә нык уелып калганы - хәрби өйрәнүләрдә ракета җибәрү.
Ракета бригадасы кыскартылганнан һәм майор дәрәҗәсендә запаска чыкканнан соң, туган шәһәренә кайта. Мобилизация бүлеге начальнигы булып ун ел район хәрби комиссариатында­ хезмәт итә. Өч ел элек кадет мәктәп-интернатында яшьләр бе­лән эшләргә дигән карарга килә, чөнки нәкъ менә биредә белем һәм тәрбия бербөтен. Яхшы тәрбияне үсмер вакытта алырга мөмкин, ә фәннәрне гомер буе өйрәнергә кирәк, дип саный Юдин. Чөнки кайчандыр укытучы, 2нче мәктәп директоры Геннадий Вериялов аның үзенә дә тормыш юлын күрсәткән. Үз шәкертенә ул хәрби хезмәтне юраган. Физкультура укытучысы Евгений Топунов та хәрби тәрбиягә һәрдаим басым ясаган. Башка остазлар да - төгәллек, хәрби ыспайлык (бу офицерлар өчен мөһим сыйфат) белән аерылып торган фронтовиклар үрнәк булганнар. Һәм бүген Юрий Александрович бар белемен, осталыгын кадетларга бирергә омтыла.

Үзенең чыгарылыш шәкертләре белән горурлана. Алексей Галанцев, Николай Молодцов Россия Федераль иминлек хезмәтенең Калининград чик буе институтында югары белем алалар, Николай Григорьев - Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында.
"Мин хезмәтемне яратам, җәм­гыять өчен файдалы эш башкаруымнан зур канәгатьлек алам. Бар тәҗрибәмне балаларга бирергә тырышам, хәер алар янәшәсендә һәрвакыт тиешле югарылыкта һәм алгы сафта булу зарур. Хәтта, үрнәк күрсәтү һәм үз артымнан ияртү өчен парашют белән сикерергә дә туры килде, - дип сөйли Юрий Александрович. - Кадетларыбыз, барлык яшьләр - Туган илебезнең киләчәге. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар хәрби хезмәтне сайламасалар да, аларның һәркайсы гражданлыкта да Ватанга югары һөнәри осталык белән хезмәт итәргә әзер булачак. Ышанабыз, үз-үзен хөрмәт итү, хәрби бурыч, намус, җаваплылык, дуслык кебек сыйфатларның шәкертләребезнең һәркайсында бар һәм булачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined