Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

...Онытырга мөмкин түгел

Тәтешлеләр һәлак булганнарны Бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Шәһәрлеләр, хезмәт коллективлары, балалар, күп булмаган сугыш һәм тыл эшчәннәре, чөнки торган саен аларның сафлары сирәгәя бара, катнашында Дан Монументы янында Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган митинг булып узды.

"Бөек Ватан сугышы башланган көн - 1941 елның 22 июне Росс­иянең меңләгән кешесе гомеренең соңгы көне булды, - диде, митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы урынбасары Александр Дубровский. - Һәм бүген бөтен Россия яу кырында ятып калучыларны, язмышларын сугыш имгәткәннәрне, үзләренең батыр хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайтучыларны искә ала".

Район ветераннар советы рәисе Геннадий Королев та үзенең чыгышында әлеге кайгылы көннең әһәмиятен һәм тынычлыкның бәясен билгеләп үтте. Мәрмәр монументка гирляндалар салынды, тәтешлеләр чәчәкләр куйдылар, иске обелискны һәм тыл эшчәннәре һәйкәлен дә онытмадылар.
Җиңү солдаты һәм тыл эшчәннәре каберенә барырга теләүчеләргә автобус тәкъдим ителде.

PS: Җәмәгать хәбәрчеләре хәбәр иткәнчә, бу көнне митинглар Олы Шәмәктә, Кече Бисәрдә, Кече Шәмәктә узган, Чинчурино һәм Монастырскийдагы һәйкәлләргә чәчәкләр салынган.

Сугышчы хаты
Кичер мине, кадерле әнием,
Син беләсең яшисем килгәнен.
Җанымны да кызганмыйм туган илем өчен,
Йөрәгем түрендә сез, барыгыз да минем.

Күрә алмасам газиз әнекәем,
Сине һәм яраткан сеңелемне.
Сезнең өчен, туган ягым өчен,
Корбан итәм гүзәл яшьлегемне.
Минем йөрәк, әни, сезнең белән
Калачак ул соңгы чиккәчә,
Йортыбызда янар матәм шәме,
Һәм әтинең тамар күз яшьләре.

Барлык кешеләргә телимен мин,
Тыныч тормышта көн күрергә.
Чын дуслыкның кадерен белеп,
Гомер буе аны бәяләргә!

Сания СӘМИГУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: война память