Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Остазларыннан калышмыйлар

"Колос" агрофирмасында тугыз ашлык комбайнының икесендә яшьләр экипажлары эшли, ә аларның уртача яше - 37.

- Якындагы ун елда комбайнчылар белән проблемалар булыр дип уйламыйм. Барлык экипажлар да тәҗрибәлеләр, һәм яшьләр дә бер үк дәрә­җәдә яхшы эшлиләр, - ди хуҗалыкның баш инже­неры Юрий Мешков.

Яшьләр экипажларының икесе дә "Дон-1500"дә эшлиләр, ә аларның бөтен районга танылган хезмәттәш көндәшләре тагын да куәтлерәк заманча - "Акрос" һәм "КЛААС-Тукано"да.
Шулай да яшьләр сынатмыйлар, алардан бик азга гына калышалар.

Беренче экипажны Альберт Шәйдуллин җитәкли. Аның кулдашы - Казан технология университетының икенче курс студенты Иван Егоркин.
Альберт үзе Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыганда ук агасы, Рәфыйк Шәйдулловта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Башта - "Дон-1500"­дә, аннары "Акрос"та.

Икенче экипажның җитәкчесе Алексей Борисов, нәселдән килгән комбайнчы. Аның белән бергә Михаил Артюшкин хезмәт куя. Алексейның да хезмәт юлы Альбертныкы кебек: техникум, комбайнчы ярдәмчесе һәм өченче ел - комбайнчы.

Егетләр техниканы яхшы беләләр - техникум белеме ярдәм итә. Шуңа да аларның "Дон"нары суктыруда "Акрос"лардан калышмыйлар. Күптән түгел алдынгыларның күчмә флагы Борисов комбайны кабинасы өстендә җилфердәсә, бүген ул янә Шәйдуллов кулына күчкән. Яшьләр экипажлары өлкәннәрдән тәҗрибәләре һәм яшьләре белән генә калышалар, ә бу бүген беренчелек өчен көрәштә төп нигез була алмый. Чөнки яшьләрдә шөһрәткә омтылу көчлерәк.

Рәсемдә сулдан уңга: Альберт Шәйдуллин, Алексей Борисов, Михаил Артюшкин, Иван Егоркин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined