Потлы савымга ирештеләр
"Яңа юл" ҖЧҖ терлекчеләре бүген һәр сыердан 16,2 килограмм сөт савалар.
Белгечләр әйтүенчә, бу - июнь ае сөте һәм нәтиҗә дә очраклы түгел. Байрашлыларны куып җитүчеләр табылыр микән?! Хезмәттә аларның бердәнбер җитди көндәшләре - "Сафиуллов" КФХ терлекчеләре. Һәр эштә әйдәп бару байрашлылар өчен гадәти хәл. Фермаларда тулы тәртип һәм продукция җитештерүнең барлык технологик процессларын төгәл үтәү - коллективның алтын кагыйдәсе.
Фермадагы ун сыер савучының иң яхшысы дип кайсын да булса аерып әйтүе читен, чөнки көн саен алар бер-берсен уздыралар. Кичә, мәсәлән, 20шәр килограмм сөт сауган Илфирә Миңнегазиева рекордчы булган. Хуҗалык җитәкчеләренең игътибарлылыгы да эштә зур булышлык итә диләр, сыер савучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев