Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Президент үзе рәхмәт әйтте

Кичә республикабыз башкаласында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР халык хуҗалыгы тармакларының иң яхшы эшчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында районыбызның "Авангард" ҖЧҖ механизаторы Юрий Зубов та бар иде, ул "Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем алды.

Кайчандыр алтынсыман булып ялтырап яткан район кырлары кара хәтфә төсенә керде. Димәк, игеннәр җыеп алынган, ә механизаторлар, вакытны югалтмыйча, туфрак эшкәртүгә керешкәннәр. Культиваторлар таккан 5 трактор, 15 метр араны иңләп, күптән түгел явып үткән яңгырдан соң дымланган басуны сөреп килә, җир җиңел эшкәртелә. Кабиналардан безгә канәгать тракторчылар елмаялар.

Шуларның берсе - игенчеләр нәселе дәвамчысы Юрий Зубов. Ул 1984 елдан бирле трактор рычагы артында. Абыйларыннан аермалы буларак, ул балачактан ук техникага тартыла, язын һәм көзен хуҗалык кырларында эшләүче әтисенең тракторында утырып йөрергә ярата. Армиядән кайткач та Юрий хыялына тугры кала. Узган 30 ел эчендә ул киң профильле белгеч булып җитлегә, яшь механизаторлар белән уртак­лашырлык бай тәҗрибә туплый.

"Сөрүдә генә эшләми, - дип өсти эш остасы турында хуҗалык җитәкчесе Виктор Абрамов, - чөгендер комбайнын да иярли ул. Чәчүлекләрне тукландыру һәм эшкәртүне дә, көзен туңга сөрүне дә аңа ышанып тапшырам. Көнгә 15-16 гектар - бу җитештерү нормасы һәм ул аны һәрвакыт үти. Хезмәтенә күрә күрсәтелгән хөрмәтләр барлык сүзләрдән дә артык. 2012 елда Юрий язгы чәчү батыры дип таныла һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грамотасы белән бүләкләнә. 2013 елгы чәчүдәге уңышлары өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән билгеләнә. Һәм менә хәзер республика Президенты кулыннан "Авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" дигән билгене алды.

Аның белән гаиләсе, әнисе горурлана, хуҗалыкта котлыйлар. Ул моңа лаек! Туган җиренә турылык­лы булганы өчен. Авыр, әмма мактаулы хезмәтне яратканы өчен. Беркайчан да читкә китәргә уйламаганы, киресенчә, көндәлек хезмәте белән "Авангард"ның данын арттырганы өчен. Хәер, мондый исемне йөртүче хуҗалыкта начар эшләп була ди мени?!

Виктор Ильич игенчеләр коллективы белән горурлана. Аларның һәркайсы мактауга лаек. Мәсәлән, Анатолий Лаврентьев һәм Владимр Кирилловның "Казанның 1000 еллыгы истәлеге" медале бар, ә Владимир Калашников Россия Федерация­се Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләгенә лаек булган.

"Авангард"та 1500 гектарның 1000 гектары эшкәртелгән, урак тәмамлану алдында, аның нәтиҗәләре дә сөендерә. Һәр нәрсәдә эш осталарының тырышлыгы сизелә, алар уңышны җыеп алу белән генә чикләнмиләр, ә игенчелек культурасын да күтәрәләр. Һәм төп басуларда гына түгел: хуҗалыкта юл буе полосалары да эшкәртелгән. Килдешлеләрнең мәдәниятлелеге эштә дә, көнкүрештә дә, аралашуда да, кунаклар кабул итүдә дә сизелә, шулай булгач, "Авангард" хуҗалыгының административ бинасына керү юлында розаларның чәчәк атып утыруы да аңлашыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев