Пьедестал тулы булды
Шимбә көнне, 9 февральдә, массакүләм кышкы бәйрәм - "Россия чаңгы юлы-2013" булып узды.
Бер урынга шулкадәр кешене җыйган, аларның күңелләрендә бәйрәмчә кәеф уяткан мондый чараларның сере нәрсәдә? Халык, музыка, әкияти кышкы урман, алда Идел күренеше, һәм шуларга синең дә катнашың булу шатлыгы кушыла. Шәһәрлеләрнең "Сабантуй" дип йөртелә торган аланлык өстендә бәйрәмчә кәеф тантана итте. Хәзер ул спорт-күңел ачу мәйданчыгы буларак та киң билгеле һәм биредә, ипподром территориясендә, чаңгы юлы әзерләнгән иде. Бу сан төгәл үк тә түгелдер, әмма чаңгыга 400 кеше баскан иде. Теркәлмәгәннәре, көчләрен чаңгы спортында сынап карарга гаиләләре белән килгәннәре, әлеге тамашаны күзәтеп торучы җанатарлар әле күпме булгандыр. Чараны оештыручылар фикеренчә, мондый активлык беренче тапкыр күзәтелә икән.
Район башлыгы Валерий Чершинцев бәйгегә старт бирде, аның инициативасы буенча районда Сәламәт яшәү рәвеше елы игълан ителде. Ә "Россия чаңгы юлы", аның сүзләренчә, чаңгы спортын яратучы йөзләгән һәвәскәр өчен күмәк бәйрәм, ул барыннан да бигрәк сәламәт яшәүне һәм физкультура белән шөгыльләнүне популярлаштыру өчен кирәк. Шәхси үрнәк күрсәтеп, узышны үзе башлап җибәрде, шуннан соң район һәм шәһәр хакимияте аппараты хезмәткәрләре кушылдылар. Спортчыларга хас дәрт, бәйрәм рухы, күңелле шау-шу чаңгычыларны старт сызыгында дуслаштырып та өлгергән, алар бер-беренә ярдәм итеп, сәламәтлек артыннан йөгерделәр. Катнашучылар арасында балалар да күп иде. Тәрбиячеләрен рухландырып (яки алар белән җитәкләшеп) "Әкият" балалар бакчасы нәниләре дә кузгалдылар. Хәрби киемле кадетлар - бердәм, шәһәрнең абруйлы учреждениеләре вәкилләре - матур, спортчылар - профессионалларча, авыл хуҗалыгы техникумы һәм педкөллият студентлары оста йөгерделәр. Сокланып карап туймассың. Йөгерүдә катнашучыларны һәм тамашачыларны финишта клиндерләр эленгән самавыр, тау-тау коймаклар, бәлешләр, кош телләре һәм башка тәм-томнар, кыскасы, чын бәйрәм өстәле көтте. Шәһәрдәге 1нче, 2нче һәм татар мәктәбе аш пешерүчеләре татар халык ризыкларын әзерләгәннәр. Билгеле булганча, бер чаңгы сынмаган, бернинди вакыйга теркәлмәгән, мәйданчыкта кизү торучы табибка бер кеше генә мөрәҗәгать иткән. Чараны белеп һәм төгәл оештыру истә калырлык бәйрәм атмосферасы тудырды, уңай тәэсирләр бүләк итте - әлеге мөһим бурыч уңышлы хәл ителде.
Зур аланлык пьедесталга әйләнде, андагы бердәнбер югары баскыч барлык чаңгычыларны да сыйдырды. Иң мөһиме - катнашу, ә приз - сәламәтлек.
Кире кайтканда Көньяк микрорайонда чаңгычылар минем юлдашларым булдылар. Бер кулына балалар чаңгысы тоткан, икенчесе белән йөзләре алсуланган улын җитәкләгән яшь ханым өенә кайтып бара.
- Лев Христофоров, - дип таныштырды яшь чаңгычы үзен.
- Сиңа ничә яшь?
- Дүрт.
Шулай, танышып, сөйләшеп киттек. Лев мондый зур спорт бәйрәмендә беренче тапкыр катнашкан. Алдагы көнне үзе йөри торган "Әкият" балалар бакчасында да чаңгы узышлары булган икән.
- Чаңгыда шуарга, физкультура белән шөгыльләнергә яратасыңмы?
- Яратам, - диде, ышанычлы итеп яшь әңгәмәдәшем.
Балаларны спортка җәлеп итү өчен генә булса да, мондый киң колачлы чараларны үткәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев