Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Р. Г. Сафиуллова” КФХ терлекчеләре сөт савып алу буенча Тәтеш районында әйдәп баралар

Бүгенге көндә ферма буенча һәр сыердан тәүлек­лек уртача савым - 16,8, еллык уртача күрсәткеч 21әр килограмм тәшкил итә.

Һәр сыер елга 6900 килограмм файдалы продукция бирә.
Сыерның сөте телендә диләр. Шулай булгач, хуҗалыкта терлекләрне ашату төренә, аларның рацион структурасына зур игътибар бирелә. Утлык­ларында - фураж, силос, печән, арпа боткасы, татлы патока кебек "десерт" та бар, шулай ук 600әр грамм исәбеннән биовитаминлы өстәмәләр дә бирелә.
Сыйфатлы азык әзерләүдә югары технологияле техника ярдәм итә: бөртек "Ягуар" комбайнында яссыландыргыч аша уздырыла һәм терлекләр организмында яхшы үзләштерелә.
Малларның сәламәтлегенә даими контрольлек ителә, каннарына биохимик анализ ясала һәм күрсәткечләр буенча, әгәр кирәк булса, аерым туклану рационы төзелә.
"Продукцияне арт­тыруда савым көтүен яңарту мөһим роль уйный, - ди КФХ башлыгы урынбасары Илсур Мөхәммәтҗанов. - Узган ел югары продуктлы голштин токымлы 26 тана кайтардык, быел - 15".
Савым көтүе ел саен кимендә 25 процентка яңартыла. Тәҗрибәле Наил Фәткуллов ясалма орлык­ландыруны нәтиҗәле алып бара.
Фермада барлыгы 380 мөгезле эре терлек асрала, савым сыерлар - 157 баш, планда - бу санны 200гә җиткерү.
Алга таба да производствоны үстерү өчен киләчәкне күздә тота белгән җитәкче Рима Сафиуллова терлекчелек абзарларын үзгәртеп коруның республика программасыннан файдаланган. Узган ел ике абзарны яңартканнар, быел тагын икесендә эшләр тәмамланып килә.
Калай түбәләр, пластик тәрәзәләр, яңа идәннәр, тимер профторбалар белән тотып алынган коймалар, бозаулар өчен билгеләнгән абзарда яңа киселгән агач исе килә - барысы да җиренә җиткереп, сыйфатлы материаллардан эш­ләнгән. Хезмәтләрен ихластан башкаручы кеше­ләрдән башка, бер генә бина да җанланмый, бер генә саву җайланмасы да гүләми һәм сыйфатлы продукция дә булмый.
"Безнең ферма коллективы дус, алар күп еллардан бирле эшлиләр, - ди Илсур Мөхәммәтҗанов. - Сыер савучылар Рима Фәткуллова, Наталья Смелова, Гөлфия Әбелханова, Ольга Платонова һәм Сергей Охотин малларны бик яраталар, механизатор Рафаэль Хәсәнов азык тарата, терлекчеләр Альберт Фәйзуллов, Радик Фәткуллов һәм Рафаэль Гыйсмәтов абзарларны чиста һәм тәртиптә тота. Эшләүчеләрнең барысы да җитәкчелекнең кайгыр­тучанлыгын тоя, чөнки алар, производствоны механикалаштырып, терлекчеләрнең эш шартларын яхшырту турында даими шөгыльләнәләр, лаеклы хезмәт хакы түлиләр, шифаханәләргә, ял йортларына юлламалар бирелә, чәй эчүләр, алдынгыларны кыйммәтле бүләк­ләр белән хөрмәтләүләр оештырыла. Ә кадрларның тот­рыклылыгы һәм хезмәт нәтиҗәләре һәр терлекченең үз эшенең остасы булуын дәлилли".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев