Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район газетасын – союздаш итеп

Район башлыгы Валерий Чершинцев безнең газета коллективы белән очрашты.

Бер нәтиҗәгә килдек: тәтешлеләргә шәһәрдә һәм районда уңайлы һәм матур яшәлсен өчен безгә бердәм булырга кирәк. Моның өчен ике якның да бурычлары, мөмкинлекләре һәм теләкләре бар. Валерий Сергеевич шәһәр һәм район территориясен үстерү буенча киләчәккә планнары, нинди проблемаларны чишә алуы белән уртаклашты.

Кабул итү көнендә күп гражданнар төрле, әмма гади сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, шуларның 50 процентын чишеп була, - диде ул. - Шуның өстенә утырышларда яңгыраган һәм көн саен кабул итү бүлмәсенә килгән сораулар контрольгә алына. Хакимият халыкны борчыган бөтен сорауларга да җавап бирергә тиеш.

Район башлыгы, укучылардан килгән проблемалы хатларны газета да таныштырып барсын иде дигән теләген җиткерде. Ә планда - район өчен актуаль булган морг, юллар төзелеше, балалар бакчаларын, пристаньга төшү юлын ремонтлау, яңа производстволар үсеше өчен акча табу кебек мәсьәләләрне чишү. Аларның күбесе инде хәл ителә башлады, республика Президенты белән очрашуда, министрлар кабинетында һәм ведомстволарда яңгырады.

Мәсәлән, Валерий Сергеевич эшләп килүче мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына (2нче һәм Олы Тархан урта мәктәпләре) өстәмә средстволар бүлеп бирелүгә иреште. Яр буен ныгыту эшләренә акча бирү күләмен арттыру буенча сөйләшенде. Көндәлек контрольдә - спорт-сәламәтләндерү комплексын төзү. Быел балалар өчен үзебезнең ял итү лагерен ачу, Ленин бакчасын һәм хакимият алдындагы мәйданны төзекләндерү планнары тормышка ашырылачак. Район башлыгы мәктәпләрне оптимальләштерү - мәктәп автобусларын көтеп торучы балалар өчен павиль­оннар урнаштыру буенча уңай нәтиҗәләргә ирешергә исәп тота.

Тәтешлеләр моның турында беренче булып хәбәр иттеләр һәм уңай җавап ишеттеләр. Җыелып килгән проблемаларны чишү, шәһәр һәм районны үстерүгә яңа планнарны тормышка ашыру өчен көчле башкаручылар командасы кирәк. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, әлегә бөтенесенең дә җитезлеге, ә кайвакыт, якташлары өчен яхшы итеп эшләргә теләкләре дә җитеп бетми. Һәрберсенә бәяне халык бирәчәк. Валерий Сергеевич укучылар фикеренә таянып, район газетасын үзенең союздашы булырга өндәде, газета корреспондентлары күңелсез һәм яхшы эшләр турында язарга тиешләр дигән теләген белдерде. Без, үз чиратыбызда, газета укучыларыбызның да читтә калмауларын сорыйбыз. Һәр буынга җирдә үз эзен калдыру, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үз кулларың белән җирдә матурлык булдыру өчен вакыт бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined