Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район механизаторлары авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын ремонтлау белән мәшгульләр

Теләсә нинди механизм иртәме-соңмы сафтан чыга. Болай да нагрузка зур булган авыл хуҗалыгы техникасын вакытында карарга һәм төзәтергә кирәк.

Кырлар ял иткәндә, аларның хуҗалары инде киләсе ел язына планнар төзиләр. Безнең әңгәмәдәшебез тәҗрибәле механизатор Ринат Гомәров (рәсемдә). "Татарстан" ҖЧҖда 15 елдан артык эшли.

- Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, - дип сөйли ул,

- ­ДТ-75­тә эшли башладым. Шуннан соң яңа азык җыю комбайнын ышанып тапшырдылар, соңгы 7 елда "Полесье"не иярлим. Яздан октябрь беткәнче кыр эшләре белән мәшгуль булам.

- Отпускларсыз эшлисезме?

- Нишләп? Отпуск та бирәләр, эш хакыбыз да әйбәт.

Ринатның хезмәткә түләүгә дә, техника ремонтлау өчен шартларга да дәгъвасы юк: бина җылытыла, кирәкле запас частьләр бар.

Хуҗалыкның баш инженеры Фаил Биктимиров һәм баш агроном Әүхәт Ярма ремонт эшләренең планлы барышына контрольлек итәләр.

- Туфрак эшкәртү, урып-җыю техникасын, үзегез күргәнчә, - дип безне машина-трактор паркы территориясе буенча алып китте Фаил, - кышкы сак­лауга куйдык. Җиһазларны төзәтүне катокларны ремонтлаудан башладык. Агрегат 11 каток белән инде эшкә әзер. Тырмалар төзәтүгә керештеләр. 150 данә ремонтлыйсы бар.

Механизаторлар ремонт эшләрен үз көчләре белән башкаралар. Өч кешелек бригада дус эшли, беренче нәүбәттә, сыйфат турында кайгыр­та, чөнки ул техниканы үзләренә файдаланырга туры киләчәк. Болар Ринат Гомәров, Әмин Сәйпиев һәм авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер Рәшит Госманов, ул кирәк булганда урып-җыю эшләре вакытында комбайнга да, тракторга да утыра икән. Чиратта - дисклы тырмаларны, чапкычларны, культиваторларны һәм чәчкечләрне ремонтлау. Илфат Әбелханов һәм Әхтәм Мантовлар да тракторларын төзәтүгә керешкәннәр.

Хуҗалык җитәкчесе Фәнил Ибраһимов әйткәнчә, ремонтны 15 мартка тәмамларга планлаштыралар. Бүгенгә программаның 40 проценты үтәлгән. Катоклар ремонтлау тәмам, тырмаларны төзәтүне бетереп киләләр. Механизаторлар культиваторлар эләктергечен төзәтүгә керешкәннәр. Ике чәчкеч агрегатын, алты культиваторны ремонтлыйсылары бар. Тракторлар чираты - февральдә. Сервис хезмәтенә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Николай Кудряшов авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге ремонт эшләренә бәя бирде.
- "Авангард" ҖЧҖ, - диде ул, - авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлауны төгәлләде. "Казаков" КФХда бер тракторны гына төзәтеп бетерәсе калган. "Колос", "Новая заря"да эшләр әйбәт оештырылган. Тулаем район буенча 280 тракторның - 97се (35 процент), 153 культиваторның - 44е (29 процент), тырмаларның - 43, чәчкечләрнең 23 проценты ремонтланды. "Родина", "Новый путь" һәм "Урожай" коллективларына эш темпларын тизләтәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев