Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район тормышы кызыксындырамы? “Тәтеш таңнары”на языл!

2015 елның беренче ярты еллыгына язылу тәмамланырга ике ай калып бара.

Ноябрь бәйрәмнәрен исәпләгәндә, аннан да кимрәк. Район газетасына язылуда әлегә Удельное Нечасово элемтә бүлекчәсе (начальнигы Ольга Селиверстова) алда бара, анда яздыру планы 45 процентка үтәлгән. Икенче урында урюмлылар (Елена Дружкина) - 40 процент. Чинчуринода (Ольга Мойорова) укучыларыбызның 37 проценты язылган. Бакыр­чы, Киртәле, Бидәңге элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә авылдашларын район газетасы бе­лән тәэмин итәргә омтылулары сизелеп тора.

Әмма Пролей-Каша, Льяш, Келәш, Жуково, Олы Шәмәк элемтә бүлек­чәләрендә 10 данәдән дә кимрәк. Һәм, ни гаҗәп, бер дә яздыр­мау­чылар да бар. Мәсәлән, Байраш элемтә бүлекчәсендә район ­га­зе­тасын яздыруга керешмәгәннәр дә әле.

Район матбугатын яздырыргамы яки юкмы дип икеләнеп торучыларга шуны гына әйтә алабыз: Туган илгә мәхәббәт кечкенә генә нәрсәләрдән - туганнарың, дусларың, күршеләрең белән аралашу теләгеннән, авылың, шәһәрең, районың кешеләренең ничек яшәүләре белән кызыксынудан башлана. Район газетасы якташларны берләштерә, алар арасындагы ерак­лыкны якынайта, туганлык җеп­ләрен ныгыта!

Бары тик безнең "Тәтеш таңнары"нда гына сез район тормышы турында бик күп хәбәрләр укый аласыз. Шулай булгач, әйдәгез, яздырыйк.

2015 елның I ярты еллыгына газетабызга 444 сумнан язылырга мөмкин булуын исегезгә төaшерәбез. Соңгарганчы, аны иртәрәк рәсмиләштерүең хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев