Тәтеш райпосы – республика кулланучылар җәмгыятендә әйдәп бара
Безнең райпоның товар запаслары 36 көн сәүдә итәргә җитәрлек.
Шәһәр һәм авылларда нинди генә сәүдә нокталары ачылмасын, тәтешлеләр барыбер "Гастроном", "Кулинария", "Тархан"... кибетләрен әйләнеп узмыйлар. Шәһәр урамнарында үткәрелгән кечкенә генә сораштырулардан билгеле булганча, 26 кешенең 17се кулланучылар кооперациясе сәүдә нокталарына өстенлек бирә.
- Үзебезнеке, тикшерелгән, - минем алда чиратта торучы ханым, биредәге товарларның ышанычлы булуын раслагандай, шулай ди. Киштәдәге пироглардан өйдәге кебек хуш ис таралган, күз алдында тавык та кыздыралар, яңа гына әзерләнгән салатларны китереп кенә торалар. "Кулинария" мини-кафесында кеше һәрвакыт күп.
Производство дисциплинасы, сыйфатлы, культуралы хезмәт күрсәтү - кулланучылар кооперациясе системасында, моңа сәүдәне, җәмәгать туклануын әзерләүләр, җитештерү һәм башка эшчәнлекләр керә, хезмәт куючы һәркем әлеге таләпләрне үтәргә тиеш. Бу сыйфатларның ничек барлыкка килүен түбәндәге фактлар сөйли. Безнең кооператорлар инде ничә еллардан бирле призлы урыннарын беркемгә дә бирмиләр. Узган ел райпо кибетләре халыкка 250 миллион сумлык товар сатканнар, җан башына - 23 мең 106 сум (Татарстан буенча икенче күрсәткеч).
Райпоның товар әйләнеше күләме райондагы гомуми әйләнешнең 16,5 процентын тәшкил итә.
Кадыш, Льяш, Түбән Тархан кибетләре авыл сәүдәсендә әйдәп баралар. Урюм, Алабирде, Богдашкинода күрсәткечләр түбән - җан башына 10 мең сум.
Көндәшлек зур булган шәһәр шартларында бу күрсәткечләр, әлбәттә, түбәнрәк. Әмма нәкъ менә шәһәр кибетләре табыш китерәләр. Мәсәлән, "Северный" универсамының еллык товар әйләнеше Келәш төбәгендәге бөтен кибетләр әйләнешенә тигез.
"Беренчел кирәкле товарлар белән тәэмин итү буенча район кулланучылар кооперациясенең социаль миссиясе шундый, - дип билгеләп үтте отчет җыелышында райпо идарәсе рәисе Илдар Сөләйманов. - Көн аралаш авылларга товарлар һәм икмәк-булка китерелә, хәтта 30-40 буханка булса да".
Халык куллануы товарлары җитештерү райпо системасында мөһим табыш чыганагы булып тора. Ел дәвамында тәтешлеләр 817 тонна икмәк-булка кулланганнар (төгәлрәк итеп әйткәндә, бер кешегә 56 буханка), 94,5 тонна кондитер һәм кулинария ашамлыклары (бөтен район белән 250 мең пирог ашаганбыз), шуңа итле ярымфабрикатлар (21 тонна), тозланган, ысланган балык (29 тонна) һәм башка ризыклар өстәлә. Товар әйләнешендә җәмәгать туклануы предприятиесенең үз продукциясе 50,2 процент тәшкил итә.
Докладчы Илдар Сөләйманов билгеләп үткәнчә, 150-200 урынга исәпләнгән зур залны файдалануга кертү планлаштырыла. Хәер, төшке ашка ихтыяҗ кимесә дә (вакытлыча дип ышанабыз), шулай да узган ел 151 мең төшке ризык сатылган.
Нинди кибеткә һәм кафега барырга тиешлеген һәркем үзе хәл итә. Сәламәт көндәшлек бар, шуңа да эшкуарлар һәм халык бәяләр сәясәтен һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын уйларга мәҗбүрләр.
"Без кулланучылар кооперациясенең үсеше белән кызыксынабыз. Нинди эшкуар үзенә зыян ясап авылдагы әбекәйгә икмәк илтә? Шәхси эшмәкәр теләсә кайсы минутта үз бизнесын ябарга мөмкин, ә безнең халыкның яртысы авылда яши, - диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов. - Райпо коллективы олы хөрмәткә лаек. Әлеге предприятиенең тотрыклы эшләве - ул эш урыннары да, эшләүчеләрнең социаль якланышы да, район бюджетына салымнар да".
Китерелгән саннар уйланырга этәрә, дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы. Әгәр райпоның товар әйләнеше 16,5 процент тәшкил итә икән, аның салымнары 17 миллион 272 мең сум, шул исәптән җирле бюджетка - 6 миллион 577 мең сум, ә менә сату белән шөгыльләнүче һәм сәүдә әйләнеше 84 процент булган калган эшкуарларның түләргә тиешле салымнары кайда? Бу сорауга җавап табылырга тиеш.
Җыелыш тармакның иң яхшы эшчәннәрен бүләкләү белән тәмамланды, бу аларга күңелле мизгелләр һәм һәркемнең хөрмәтен бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев