Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республикада буран вакытында иминлек кагыйдәләре турында искәртәләр

Бүген республика территориясендә буран һәм көчле җил көтелә.

(Тәтеш, 23 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Гидрометеорология идарәсеннән кисәтүләргә сылтама белән Татарстан халкына буранда иминлек кагыйдәләрен саклау кирәклеге турында искә төшерә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 23 ноябрьдә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә.

Бу көнне өйдә калырга һәм барлык тәрәзәләрне ныклап  ябарга киңәш ителә. Әгәр урамга чыгарга кирәк булса, башта якыннарыгызга кая барасыгызны һәм якынча кайчан кайтырга тиешле булуыгызны хәбәр итәргә кирәк.

Урамда көчле җил вакытында подъездларда һәм җир асты кичүләрендә яшеренеп торыргә була. Җил зыян китерердәй урыннардан ераграк тору хәерле. 

Буран шартларында машина йөртүчеләргә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә кирәк. Әгәр сез шәһәр читендәге юлда югалган булсагыз яки машина төзек булмаса, сигналларны гудок белән бирегез һәм күтәрелгән капотка якты тукыма элегез. Ярдәмне алга таба машина эчендә көтегез. Бер генә очракта да аннан ерак китмәгез.

Юлларда бозлавык булса, җәяүлеләргә таймый торган аяк киеме кияргә һәм урамнан барганда, бигрәк тә юл аркылы чыкканда, сак булырга кирәк. Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм юлдан зур булмаган тизлектә йөрергә киңәш ителә.  

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев