Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәркайсыбызга кагыла

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Бу көннең мөһимлеге ха­кында безгә Россия Эчке эшләр минис­трлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис ФАРИЗОВ сөйләде:
- Юллардагы иминлек безнең барыбызга да, әлеге катлаулы проблемага һәркемнең шәхси мөнәсәбәтенә бәйле. Бөтен дөнь­я­­­да юл-транспорт фаҗигаләре нәти­җәсендә көн саен 3 мең кеше үлә һәм йөз меңгә якыны җитди җәрәхәтләр ала; ел саен 1,3 миллионга якын кеше һәлак була һәм тагын 50 миллионы имгәнеп, инвалид булып кала. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең күпчелеге - яшьләр.
2015 елның 9 аенда районыбыз территориясендә 157 юл-транспорт фаҗигасе булып, 19 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнде, 6сы һәлак булды.
Мондый фаҗига­ләрнең сәбәбе, кагыйдә була­рак, шоферларның, шулай ук җәяүлеләрнең юл хәрә­кәте кагыйдәләрен бозулары. Быелның узган 3 кварталында респуб­ликада автомобиль көп­чәкләре астына эләгеп 111 җәяүле үлде, яртысыннан күбрәге - тәүлекнең караңгы вакытында. Статистикадан күренгән­чә, җәяүлеләрне бәрдерү гадәттә көзге айларда арта (30 процентка), чөнки көннәр сизелерлек кыс­кара. Юл хәрәкәте кагыйдәләре җәяүлеләрдән тәүлекнең караңгы ва­кытында торак пунктлардан читтә йөргәндә киемнәреңдә яктылык кайтаргыч элементлар булуын таләп итә. Әмма мин кайда булуыгызга карамастан, алардан файдаланырга киңәш итәм.
Хәтер көнендә һәлак булучыларны искә алыгыз, аварияләр нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләргә һәм имгәнүчеләргә ярдәм итегез. Шуны онытмагыз, иминлек өчен көрәшне барыннан да бигрәк үзегездән башлагыз, ягъни юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез, сакланып йөрегез.
"№3-Р" рейды нәтиҗәләре
Бары бер көндә, 7 ноябрьдә, район юлларында транспорт иярләүчеләрнең 57 административ хокук бозу очрагын ачыклаган.
Бидәңгедә ВАЗ-2106 автомобиле туктатыла. Шофердан, ул Ульян кешесе була, аракы исе килә һәм моны "Алкотектор" да раслый. Хәзер аңа 30 мең сум штраф түләү өстенә, 18-24 айга транспорт йөртү хокукыннан да мәхрүм калырга туры киләчәк. Бераз соңрак New Holland тракторы артында утырган, шулай ук исерек булган Льяш кешесе тоткарлана. Исерек булуын раслау өчен медицина тикшерүе узудан баш тарта. ЮХИДИ хезмәткәре РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә тутыра. Медицина тикшерүе узарга кирәклеге турында җаваплы затның законлы таләбен үтәмәгән өчен ул 30 мең сумнан, һәм, әлбәттә, тракторчы хезмәт хакыннан да колак кага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X