Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәркем канәгать калды

Олы Тарханга иман нуры өстәп, авыл өстендә көн саен биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый.

Моны имамыбыз Мәннур хәзрәт башкара. Ахшам намазына авылның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Назирә Койрыкованың кече улы Рәшит тарафыннан әйтелә. Яшьләрнең дә әлеге изгелеккә кушылуы бик күркәм. Рамазан аеның соңгы көннәре якынлашканда мәдрәсәбездә ифтар мәҗлесе булып үтте. Аны шулай ук Назирә ханым үзенең ярдәмчеләре Тәнзилә, Айсылу һәм башкалар белән оештырдылар. Алар бик зур әҗер эшләделәр. Авылдашларыбыз Камил Минкин, Рушан Хәлиуллов, Наил Маштыев, шулай ук Фәһим Гомәров, Дания Чумариналар табынга ризыклар алу хәстәрендә зур ярдәм күрсәттеләр. Назирә ханым мәҗлестә догалар укып ирештерде. Ул шулкадәр әйбәт узды, һәркем канәгать калды. Ахырдан өлкәннәрне өйләренә машина белән илтеп куйдылар, мондый игътибар өчен аеруча олы хөрмәтебезне белдерәбез.
Авылыбызда гел шулай азан тавышы ишетелеп, мәчет һәм мәдрәсәләр эшләп торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев